Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссу сәнәгать паркы гамәлдә

Сәнәгать паркы биләмәсендә яңа предприятие — «Цемент Трейд» җәмгыяте эшли башлады.

Бу хакта бүлек һәм хезмәт җитәкчеләренең атналык киңәшмәсендә район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Зөлфия Гыйбадуллина хәбәр итте.


«Цемент Трейд» җәмгыяте цементны кабул итү һәм тутыру өчен цемент үзәген яңартуга кереште. Киләчәктә биредә тимер-бетон эшләнмәләр җитештерүне башлап җибәрү планлаштырыла.

Бу исә өстәмә эш урыннарын ачу мөмкинлеге бирәчәк. Киләчәктә бинаның «Находка» кибете урнашкан 780 кв. метр мәйданлы буш өлешен үзгәртеп кору планлаштырыла, анда эконом-класслы өс һәм аяк киемнәре сатылачак. 


— Бүген сәнәгать паркы биләмәсендә икътисадның төрле тармакларыннан 18 резидент үз эшчәнлеген алып бара, 238 кеше эшкә урнаштырылды, — дип билгеләп үтте Гыйбадуллина. — Бу елның беренче яртыеллыгында эшчәнлекнең барлык төрләреннән керем 310 млн. сум тәшкил итте.


Җиде резидент һәм «Идарәче компания» ТР Икътисад министрлыгы белән килешү төзеде һәм кайбер өстенлекләргә хокук алды. Бу транспорт һәм милек салымнарыннан азат итү; салымның гадиләштерелгән системасы (УСН) буенча ташлама (1% — «керемнәр», 5% — «керемнәр — чыгымнар» буенча); электр энергиясе буенча субсидияләү.

 

«Урыссу» сәнәгать паркында эшләүче кайбер җитештерү предприятиеләренә тукталыйк. 


«Регионэлектро» җәмгыяте — комплектлы трансформатор кече станцияләре җитештерү заводы. Бу елның алты аенда предприятие 38 млн. сумлык продукция озаткан. Җитештерүне киңәйтү өчен янәшәдәге 912 кв. метр мәйданлы бина сатып алынган. Композит материаллардан трансформатор кече станцияләре корпусларын чыгара башлау планлаштырыла.

 

Азат Әхмәдышин ШЭ, 2022 елда Инвестиция-венчур фонды акчаларын җәлеп итеп, яңа теплица төзеде һәм җиләк үстерү буенча җитештерүне киңәйтте. Теплица заманча технологияләр буенча эшләнгән.

«Парадайз» җәмгыяте ялтыравыклы, буялган җиһазлардан корпуслы җиһазлар җитештерү белән шөгыльләнә. Предприятиедә ашханә, купе шкафлары, ванна бүлмәсе өчен җиһазлар чыгару буенча тулы эш оештырылган. Әмма эшче көчләр җитми, җитештерү мәйданнарын киңәйтү мәсьәләсе кискен тора.

Катков ШЭ төзелеш материаллары җитештерү һәм сату белән шөгыльләнә. Ике бинаны үз милкенә алган. Бүгенге көндә аскуймалар җитештерү цехы төзү өчен җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү өстендә эшли.

Ирек Янгулов ШЭ сыгылмалы таш җитештерүне яңадан башлап җибәргән. 

«Находка». Әлеге сәүдә мәйданчыгы Урыссу халкы арасында да, авыл халкы арасында да зур ихтыяҗ белән файдаланыла.

Таһир Галиев 2022 елда машиналар юу эшен башлап җибәрде, бүген ул җиңел автомобильләргә тулы хезмәт күрсәтә. 

Шәхси эшкуарлар Ольга Камаева һәм Анна Вахотина маркетплейсларда уңышлы эш алып бара. Алар кондитер җайланмалары, 3D-принтерда эшләнгән үзенчәлекле бижутерия сату белән шөгыльләнә.

«Сильверстайл» җәмгыяте мәче бәдрәфләре өчен агач чүбеннән эшләнгән тутыргычларны тартмаларга тутыра.

«АльянсТриоСтрой» һәм «Опора» җәмгыятьләре. Әлеге җәмгыятьләрне Вадим Гыйззәтуллин җитәкли. Кәгазь һәм канцелярия товарларын күмәртәләп сату белән шөгыльләнә.

«Закамье-Урыссу» — авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүче, тәэмин итүче, сатучы кооператив. Сөт җыю, суыту һәм фильтрлау белән шөгыльләнә.

Зөлфия Гыйбадуллина ассызыклаганча, «Урыссу» сәнәгать паркында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү, эшкуарлык активлыгын арттыру, төрле тармакларда һәм эшчәнлек төрләрендә сәнәгать җитештерүен булдыру һәм үстерү өчен уңай шартлар тудырылган.

Белешмә. Сәнәгать паркы — 19,48 гектар мәйданлы, тимер-бетон койма белән әйләндереп алынган һәм өч шартлы өлешкә бүленгән: муниципалитеттан резидентларга арендага бирергә планлаштырылган җир кишәрлекләре; җитештерү, склад һәм административ-көнкүреш корпусларын да кертеп, индустриаль билгеләнештәге биналар һәм корылмалар төзелгән кишәрлекләр; инженерлык корылмалары урнаштыру өчен билгеләнгән гомуми файдаланудагы җирләр һәм технологик мәйданчыклар.

Биналар төзелгән җир кишәрлекләре «Идарәче компания» җәмгыятенә арендага бирелгән. Район Советы карары белән «Урыссу» сәнәгать паркында җир кишәрлекләрен арендалаучылар аренда хакын түләүдән азат ителгән.


Парк биләмәсендә күчемсез милек объектлары урнашкан, аларның гомуми мәйданы 18 мең кв. метрдан артык тәшкил итә. Паркның җитештерү предприятиеләре белән тулылыгы — 56 процент. Биредә турыдын-туры Куйбышев тимер юлына чыгучы тимер юллар челтәре бар.

Махсус җиһазландырылган мәйданчыклар инерт материалларны (вак таш, ком-таш катнашмасы, гравий һ.б.) кабул итәргә, ә коры төзелеш катнашмаларын кабул итү пункты аларны кабул итәргә генә түгел, ә тәгәрмәчле транспортка төяргә дә мөмкинлек бирә. Республиканың матди ярдәме хисабына инженерлык инфраструктурасы объектларын төзү эшләре тулысынча төгәлләнгән.


Роза ИСКӘНДӘР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев