Урыссу сәүдә нокталары - “слабо”
Узган елда, мөгаен, урыссылулар хәтерлидер әле, бөтен диярлек сәүдә объектлары да үз территорияләрен чәчәк түтәлләре белән бизәде.
Гап-гади петунияләр көзгә кадәр ямь биреп утырды. Быел бу эш нык сыекланды. Белмим, счет төймәләренә басып, нәфисләнеп беткән куллардагы маникюрны бозарга теләмәүме, башка сәбәпме, кайбер кибетләрнең алгы як территоияләре буш яисә алар тегендә һәм монда утыртып чыккан берничә чәчәк белән карт кешенең сирәкләнгән сакалын хәтерләтеп тора. Кирәкми җирдә казынырга, җәмәгать. Ленин урамындагы “Рассвет” кибетен барып карагыз – җиргә беркетелгән алты кашпо һәм аларда төрле төсле гөлләр. Бар да гади һәм матур!
Ильмира ГАЛИЕВА
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев