Урыссу урамында эскәмияләр барлыкка килде
Шушы көннәрдә район үзәгендә яшәүчеләр Урыссу урамында дүрт матур эскәмия күреп гаҗәпкә калды.
Әлеге эскәмияләр, аларның шулкадәр уңайлы булуын исәпкә алып, өлкән буын кешеләре соравы буенча куелды. Шундый ук эскәмияләрнең Ленин урамында да урнаштырылуын һәм алар янына чүп савытлары да куелса, гомумән яхшы булыр иде, дип үз теләкләрен җиткерде яшәүчеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев