Урыссу үзенең туган көнен билгеләп үтте
Урыссуның «Энергия» стадионында Татарстан Республикасы һәм Урыссу бистәсе көннәренә багышланган чара узды.
Стадион янында һөнәрчеләрнең һәм декоратив-кулланма сәнгать осталарының «Һөнәрләр сандыгы» ярминкәсе эшләде.
Ә ярминкәдә нәрсә генә юк иде! Агачтан һәм йоннан кул эшләнмәләре, бизәнгечләр, бал, сабын, сыр... Биредә һәркем үзенә кирәкле, файдалы һәм кызыклы әйберләр таба ала иде.
Район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин һәм район җитәкчелегенең башка вәкилләре, шулай ук бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары, һәр һөнәрче янына килеп, мондый үзенчәлекле эшләнмәләрнең ничек ясалуы белән кызыксынды.
Стадионга керү юлында район җитәкчеләрен һәм кунакларын милли киемнәрдән, кулларына чәк-чәк һәм күпереп пешкән икмәк тоткан кызлар каршылады.
Балалар сәнгать мәктәбенең «Тургай» баянчылар ансамбле башкаруындагы милли көйләр бәйрәмгә аерым ямь өстәде.
Мәйданның төп сәхнәсендә үзешчән коллективлар чыгыш ясады.
Фольклор уеннарында балалар бик теләп катнашты. Уеннарны балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагоглары Димтамак мәдәният йорты белән берлектә әзерләгән.
Балаларга әлеге уеннар аеруча ошады. Алар кызыклы фольклор уеннары ярдәмендә ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен һәм йолаларын өйрәнде.
Бәйрәмнең тантаналы өлеше халык коллективы, «Ютазы йолдызлары» бию ансамбле һәм районның башка иҗат коллективлары башкаруындагы искиткеч бию композициясе белән ачылды. Ул бәйрәмгә җыелучыларны катнашучыларның саны, якты төсле киемнәре һәм бер вакыйгадан икенчесенә уңышлы күчүләре белән сокландырды.
Күренештән соң район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, «ТР Инвестиция-венчур фонды» коммерцияле булмаган оешма директоры Айнур Айделдинов Ютазы халкын бәйрәм белән котлады һәм район уңганнарын — төрле өлкәләрдә һәм тармакларда эшләүчеләрне бүләкләү тантанасын җитәкләде.
Бүләкләү тантанасын Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина дәвам итте.
Тантаналы өлештән соң район җырчылары һәм район мәдәният йортының иҗат коллективлары, Туймазыдан килгән яшьләр бию коллективы, татар эстрадасы артистлары Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар катнашында бәйрәм концерты карап хозурланды.
Бәйрәм күңелле дискотека белән тәмамланды.
Анастасия МИХАЙЛОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев