Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Урыссу: велосипедта – тынычлык һәм дуслык өчен!

«Экстремистлыкка – юк!» - шул исемдәге велоузыш Урыссу бистәсендә үтте һәм сәламәт тормыш рәвешен данлауга, районда яшәүче төрле яшьтәге халыкны берләштерүгә юнәлтелде.

Узыш башланыр алдыннан анда катнашучыларга изге теләкләре белән яшьләр бүлеге начальнигы Регина Галләмова мөрәҗәгать итте. Ул сәламәт һәм уңай иҗтимагый мохит тудыруда мондый башлангычларның мөһимлеген ассызыклады. Ул һәм Дәүләт автоинспекциясе вәкиле 11 километрлы маршрутны, юл хәрәкәте кагыйдәләрен мотлак үтәп, ничек узарга кирәклеген аңлатты. Велоузышта катнашучыларны Ашыгыч ярдәм һәм Дәүләт автоинспекциясе машиналары озатып барды.
Бу спорт чарасында катнашып, велосипедчылар мөһим сигнал җибәрде: безнең яшьләр спорт, дуслык һәм иҗатны сайлый. Аларның йөкләмәсе алашыла да: «Аерымлануны сайлаганчы, без, бергәләп, тынычлыкка һәм үзара аңлашуга маршрут салабыз. Безнең чәмлелек, безнең дәрт-илһам – нәфрәт һәм экстремистлыкны алга сөрергә маташучыларга иң яхшы җавап».
Велоузышта катнашучылар, тупланганлык һәм бер-береңә юл куя белү, хөрмәткә нигезләнгән тормыш карашын күрсәтеп, планлаштырылган маршрутны үтте. Биредә яп-яшь велосипедчылар да, сәнәгать ветераннары да бар иде. Мәсәлән, ел саен үткәрелүче велоузышның алыштыргысыз катнашучысы – янә Ютазы авылыннан 62 яшьлек Илгиз Җамалиев. Урыссудан ир асылы Федор Дубовик та ике тәгәрмәчле дусына тугрылыгын саклый. Бу һәвәскәр спортчылар «велосукмак»та һәрвакыт яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Һәрбарчасына район халкының сәламәт тормыш рәвеше, дуслык, тынычлык тарафдарлары булуын күрсәтү өчен Урыссу урамнары буйлап иллеләп велосипедчы узды. Башкача әйтсәк, велоузыш – спорт чарасы гына түгел, ютазылыларның изгелек, татулык һәм сәламәт кыйммәтләр ягында торуын дәлилләүче күренеш тә ул. Яхшыга омтылышта алар һәрвакыт югары тизлектә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев