Урыссу халкы алма-бал спасын билгеләп үтте
Район мәдәният йорты мәйданында күңелле бәйрәм — «Алма-бал спасы» бәйрәме узды.
Чараны Изге Николай гыйбадәтханәсе настоятеле, протоиерей Роман ачты.
Ул барысын да бәйрәм белән котлады һәм аның барлыкка килү тарихын сөйләде. Роман атакай кунакларга имин тормыш, сәламәтлек һәм җан тынычлыгы теләде. Аннары чиркәү хоры башкаруында җыр яңгырады.
Алма спасы — алма уңышы бәйрәме һәм кышка төрле нигъмәтләр әзерләү чоры башлану ул. Бу көнне чиркәүдә яңа уңыш җимешләрен изгеләндерәләр. Һәм шуннан соң алма могҗизалыга әверелә, дип санала. Җимешне тешләп алганда, теләк теләргә кирәк һәм ул, һичшиксез, тормышка ашачак.
Район мәдәният йорты артистлары һәм иҗади коллективлары тамашачылар өчен искиткеч матур концерт әзерләгән иде. Моннан тыш, мәйданда бал-алма ярминкәсе, алма-бал ризыкларын татып карау һәм урам сәүдәсе оештырылды.
Кечкенә ютазылылар өчен балалар иҗат үзәге укытучылары күңелле уеннар һәм бәйгеләр оештырды, шулай ук Димтамакның яшь җырчылары «Алма уены» уздырды. Шаян шамакайлар һәм рус гүзәлләре бәйрәм кунакларына алма һәм тәм-томнар таратты.
Ә бәйрәмнең иң кызган вакытында катнашучылар алма һәм балдан пешерелгән иң тәмле бәлеш өчен тавыш бирде.
Анастасия Михайлова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев