Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Урыссуда 2021 елның беренче көне...

Яңа ел бәйрәменнән соң туган Урыссу буйлап җәяү йөрү - шундый рәхәт икән!

 

Әле тегендә, әле монда һаман ялт та йолт утлар җемелдәгән,  көй-моң яңгыраган, фейерверклар балкыгандай кебек булса да, урамдагы тынлыкка күңел һич ышанмый тора әле,  кичәге бәйрәм, ыгы-зыгы күз алдында... 1 гыйнвар иртәсе шундый үзенчәлекле, шундый матур икән!    Бистәнең изге дини йортлары - Изге Никольский мәхәлләсе һәм мәчет яныннан үтеп, ирексездән, 2020 ел өчен гафу итүне сорагандай тынычлыкка мөрәҗәгать итәсең. Аяк астында кар шыгырдый. Йокыга талган йортлар һәм агачлар, анда-монда үтеп баручылар һәм  машиналар  фикерләрем белән килешә ахырсы... Бу иртәдә хәтта этләр дә усал түгел кебек. Бу хакта аларның сиңа төбәлгән изге карашлары да дәлилли: янәсе, нигә йокламый йөрисең?
- Әйе, дустым, иртәнге тынлык белән хозурланып йөрим менә, - дим маэмайга, - Әллә нервыларыңны тынычландырасыңмы?
Дүрт аяклы дустым уйларымны сизгәндәй, койрыкларын болгый-болгый янәшәмнән атлады. Ул барысын да аңлады. Әлбәттә, эт - кешенең дусты бит! 
Роза Искәндәр

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев