Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссуда балалар өчен яңа түгәрәкләр ачылды

Бистәбездә нинди түгәрәкләр эшли соң?

Үз баласын яратучы һәр ата-ана алдында, иртәме-соңмы, шундый сорау туа: балага шәхесен үстерүдә файда китерерлек нинди шөгыль табарга?  

Ютазы районында балалар өчен күп кенә секцияләр һәм түгәрәкләр эшли. «Олипм» спорт мәктәбендә балалар өчен түбәндәге спорт секцияләре ачылды: йөзү, баскетбол, волейбол, футбол, грек-рим көрәше, самбо, бокс, каратэ, җиңел атлетика, гер спорты. Ел саен сентябрь башында спорт секцияләре тренерлары төркемнәр җыя һәм дәресләрне башлый. Быел яңа секцияләр өстәлмәде.

Район мәдәният йортында инде утыз ел дәвамында «Ютазы йолдызлары» халык бию ансамбле җитәкчесе Минзилә Абдурахманова балаларны бию сәнгатенә өйрәтә. Төп шөгыльләнүчеләр - өлкән төркем. Моннан тыш, яшь биючеләр кечкенә төркемнәргә бүленә: «Калейдоскоп», «Серпантин», «Сюрприз», «Озорницы», «Очаровашки». Шулай ук район мәдәният йорты каршында «7 нота» балалар вокал ансамбле эшли, аны вокал буенча педагог Гүзәл Нигъмәтуллина җитәкли. Ансамбльнең ике төркеме бар: «Веселые нотки» һәм «Домисольки».

Быелның октябрендә «Маска» халык театр коллективы яңадан эшли башлады. Аны яшь педагог Эльвира Камалиева җитәкли. Дәресләрдә балалар актерлык осталыгына, сәхнә теленә өйрәнә. Бу балаларның, һичшиксез, вакыт узу белән үз-үзләренә ышанычы артачак, тамашачы алдында каушау хисен дә җиңәчәк. Биредә һәр яшь актер, иҗат дөньясына чумып, районда уздырылган чараларда спектакльләр һәм театральләштерелгән күренешләр куюда катнаша ала.

Район мәдәният йортында бу көздә «Ортодоксия» вокал-инструменталь төркеменең юлдашы булып, яңа вокал-инструменталь ансамбль туды. Аны Булат Хөсәенов оештырды. Яңа ансамбль дүрт кешедән тора. Балалар кичләрен район мәдәният йортына җыела, алар җырга шигырьләр, көйләр иҗат итә, репетицияләр үткәрә. Димәк, бик тиздән безне бу талантлы яшүсмерләр яңа җырлары белән сөендерәчәк.

Өстәвенә, районның барлык авыл мәдәният йортларында һәм клубларында диярлек фольклор, вокал, бию һәм кул эшләре түгәрәкләре эшли.

Район мәдәният йортында уңайлы, җылы бер урын бар, аңа теләге булган һәркем килә ала. Бу «Очрашу урыны» иҗади киңлеге. Күптән түгел биредә гитарада уйнарга өйрәнергә теләүчеләр өчен бушлай дәресләр үткәрелә  башлады. Дәресләр пәнҗешәмбе кичендә уза, аны лаеклы ялдагы педагог Григорий Макаров үткәрә. Гомумән, бу иҗади киңлектә районның һәр кешесе теләсә кайсы чара, осталык дәресе яки тематик очрашу үткәрә, өстәл уеннары уйный, китап укый ала.

Балалар иҗат үзәгенә, «Олимп» һәм балалар сәнгать мәктәпләренә йөрмәгән укучылар өчен районның барлык гомуми белем бирү учреждениеләрендә диярлек, өстәмә белем бирү кысаларында, түгәрәкләр эшли.

Районда өстәмә белем бирүнең иң зур исемлеге, әлбәттә, балалар иҗаты үзәгенә туры килә. Әлеге үзәк безнең районыбызның актив һәм талантлы балаларын җыя. Биредә техник, физкультура-спорт, социаль-гуманитар, экология-биологик, табигый-фәнни һәм сәнгать юнәлешләре буенча берләшмәләр эшли. Андагы тәҗрибәле педагоглар балаларның мөмкинлекләрен һәм талантларын, иҗади сәләтләрен ачуда зур эш башкара.

Бирегә төрле яшьтәге балалар йөри. Хәтта мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен дә кызыклы чаралар оештырыла. Шуларның һәрберсе турында аерым сөйләрбез.

«Сөембикә» бию коллективына кече, урта һәм өлкән төркем керә. Яшь биючеләрне биергә Альбина Әхмәдышина өйрәтә. Шулай ук Бәйрәкә мәктәбендә «Биюләр дөньясы» хореография түгәрәге эшли, анда укучылар белән балалар иҗаты үзәге укытучысы Айгөл Латыйпова шөгыльләнә.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен бушлай дәресләр үткәрелә, анда укучылар педагог белән бергә мәктәпкә әзерләнү буенча шөгыльләнә. Балалар иҗат үзәгендә шундый ике мәктәп эшли - «Планета развития» (укытучы Алсу Вәлиева) һәм «Зернышко» (укытучы Регина Синагулова). Алар мөмкинлекләре чикләнгән балаларга җайлаштырылган.

Кече яшьтәге мәктәп укучылары оста куллы Лилия Галипова җитәкчелегендә үз куллары белән уенчыклар ясарга өйрәнәләр, киез белән эшләүне үзләштерәләр, брошка ясыйлар. Өлкән сыйныф укучылары «Үзем тегәм» берләшмәсендә тегү машинасында чүпрәк букчалар, бизәнгечләр букчасы, курчак тегәргә өйрәнә.

Балалар яшьләр үзәгендә интеллектуаль түгәрәкләр дә бар. “Ак ладья” шахмат-шашка берләшмәсен Регина Сәетгәрәева, ә “Яшь шахматчылар”ны Алексей Шерер җитәкли.

Быел ата-аналарның күпсанлы үтенечләре буенча «Робототехника» түгәрәге эшли башлады. Биредә өлкән сыйныф укучылары укытучы Ленар Вәгыйзов белән бергә компьютерда роботлар проектлый, программалаштыру белән шөгыльләнә һәм “Лего” конструкторыннан роботлар җыя. Сыйныф бүлмәсе дәресләр өчен махсус җайланмалар белән җиһазландырылган.

Шулай ук малайлар өчен «Золотая стружка» түгәрәге эшли. Укытучы Владимир Волков белән бергә балалар агач эшкәртү эше белән шөгыльләнә. Балалар урындыклар, өстәлләр, бакча йорты өчен җиһазлар, аш бүлмәсендә куллану өчен кирәк-яраклар ясый.

Малайлар өчен тагын бер кызыклы шөгыль - «Авиамодельләштерү һәм конструкцияләү» түгәрәген Динар Кәримов алып бара. Монда тимер конструктордан, пенопласт, кәгазь, пластиктан самолет модельләре ясыйлар. Ә аннары балалар иҗаты үзәге каршында ярышлар оештырыла – кемнең самолеты югарырак һәм ерагарак оча?

Быел кызлар өчен «Пешерү» берләшмәсе ачылды. Алсу Галиева балаларны аш-су пешерү серләренә һәм пешекче сәнгатенә өйрәтә. Балалар иҗат үзәге  ашханәсендә алар ризык пешерү нечкәлекләренә төшенәләр, төрле бәлешләр пешерәләр, салатлар ясыйлар.

Балчыктан сыннар ясарга теләүчеләр өчен үзәктә «Тылсымлы балчык әвәләү» берләшмәсе эшли, ул  кече һәм өлкән төркемнәргә бүленгән. Әлеге шөгыль белән Гөлнара Гобәйдуллина җитәкчелек итә. Балалар балчыктан уенчыклар, аш-су бүлмәсе өчен савыт-сабалар, чүлмәкләр ясарга өйрәнә. Алар бу савытларны, уенчыкларны махсус мичтә яндырып киптерәләр, ахырда бизиләр.

Матур бизәнгечләр ясарга яратучылар өчен «Кулдан ясалган эшләнмәләр» түгәрәге эшли. Кызлар педагог Регина Синагулова белән бергә фоамираннан чәч кадагычлар, чәч җыйгычлар, төрле чәчәкләр ясый.

Быел яңа юнәлеш - видеога төшерү нигезләрен өйрәнү буенча «КitsТv» берләшмәсе эшли башлады, аны Әлфия Хафизова җитәкли. Берләшмәгә йөрүчеләр балалар иҗат үзәгенең тормышы турында видеороликлар төшерә һәм аларны монтажлый. Алар телевидение алып баручысы булырга хыяллана һәм фотоаппарат алдында үзләрен ышанычлы тотарга өйрәнә.

Балалар иҗат үзәгендә гадәти булмаган «Мозаика» сәнгать берләшмәсе дә эшли. Биредә балалар Әлфия Хафизова белән берлектә гадәти булмаган ысул белән рәсем ясарга өйрәнә. Мамык таякчыклар һәм башка төр әсбаплар белән гадәти булмаган рәсем ясау балаларга бик ошый. Бу берләшмәдә мөмкинлекләре чикләнгән балалар да шөгыльләнә, алар өчен махсус җайлаштырылган программа эшләнгән.

Иң талантлы һәм сәнгатьне яратучылар өчен балалар иҗат үзәгендә «Яшь талантлар» дип аталган яңа берләшмә ачылды, ул театр һәм вокал бүлекчәләренә бүленгән. Җитәкчесе - атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлчәчәк Вәлиева. Биредә балалар сәхнәдәге сөйләм сәнгатен, актерлык осталыгын үзләштерә, мимика белән эшли, төрле җырлау алымнарына өйрәнә. Театр студиясе балалары концертларда, район чараларында актив катнаша.

Анастасия МИХАЙЛОВА

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев