Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Урыссуда Бөтенрәсәй талантлар бәйгесе узды

Урыссу сәнгать мәктәбендә яшь башкаручыларның «Талантлар калкуы» Бөтенрәсәй бәйгесе узды.

Узган ел әлеге зур конкурс тәүге тапкыр уздырылып, төбәкара исемен алган иде. Ә быел инде ул Бөтенрәсәй бәйгесе дип игълан ителде.

Конкурс район башкарма комитеты, мәдәният бүлеге ярдәме һәм балалар сәнгать мәктәбе көче белән оештырылды. Югары дәрәҗәдә оештыру һәм аны тиешенчә уздыруга ирешү өчен мәктәп укытучылары зур әзерлек эшләре башкарды.

Бәйгедә Ютазы, Азнакай, Баулы, Туймазы районнарыннан, Октябрьский, Сөбханкул, Баулы, Түбән Троицк, Серафимовка шәһәрләреннән килгән иҗат коллективлары һәм җырчылары катнашты. Катнашучылар инструменталь һәм вокал башкару, хорда җырлау бүлекләре буенча чыгыш ясады. Чыгышлар, жанрга бәйле рәвештә, балаларның яшен исәпкә алып, аерым бәяләнде. Конкурска барлыгы 66 гариза кабул ителгән, ә бу алтмыштан артык чыгыш дигән сүз.

Коллективларның һәм җырчыларның чыгышын чарага чакырылган «Казан дәүләт мәдәният институты" укытучыларыннан торган жюри бәяләде.

Урыссу балалар сәнгать мәктәбе укучылары конкурста актив катнашып, яхшы нәтиҗәләргә иреште. "Эстрада вокалы. Соло" бүлегендә балалар сәнгать мәктәбе педагогы Эдуарда Магдиева тәрбияләнүчеләре Марианна Гунько һәм Алина Талипова икенче дәрәҗә лауреатлар, Наилә Вәлиуллина өченче дәрәҗә лауреат булды. "Халык уен кораллары" бүлегендә Зөлфия Кубашеваның укучысы, яшь баянчы Алмаз Гыймадиев беренче дәрәҗә лауреат исемен алды. Шулай ук “Халык уен кораллары. Баян-соло” бүлегендә Римма Исханованың берничә тәрбияләнүчесе лауреат булды: Нияз Яхин - 1 дәрәҗә, Радмир Багаутдинов - 2 дәрәҗә, Даниил Коновалов һәм Виталий Лапицкий - 3 дәрәҗә. Моннан тыш, педагог Светлана Белобородова җитәкчелегендәге "Көмеш кыллар" гитарачылар ансамбле беренче дәрәҗә лауреат булды. Яшь гитарачы Надежда Ушакова исә "Инструменталь башкару" бүлегендә икенче дәрәҗә лауреат исемен яулады.

Чара җылы дуслык хисләре мохитендә узды, чөнки җыр-моң талантларны да, күңелләрне дә берләштерүче көч ул.

Анастасия МИХАЙЛОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев