Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссуда начар ис: мәсьәлә хәл ителә

Район хакимияте башлыгы халык белән очрашты. Анда урыссулыларны борчыган иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе - бистәдәге начар ис турындагы сорау күтәрелде.

 

Аяз Шәфыйгуллин күтәрелгән мәсьәләнең мөһимлеген ассызыклады.

- Мин үзем дә Урыссуда яшим һәм Башкортстан ягыннан килгән бу исне сизәм. Әлеге мәсьәләне чишәр өчен пычрату чыганагын ачыкларга кирәк. Без һава чисталыгын үлчәүче күзәтчелек органнарына мөрәҗәгать иттек. Бу юнәлештә эшләр әле бара, - диде Аяз Әдип улы.

Урыссу халкының күпчелеге начар иснең сәбәбе - бистәдәге химия заводы чыгарган калдыкларда, дип саный. Бу уңайдан Ютазы районы прокуроры Тимур Фатыйхов җыелучыларга бүгенге көндә химия заводының экологик яктан чиста предприятие булып торуын белдерде.

- Чыннан да, бистәдә мондый җитди мәсьәлә бар иде. 2015 елда уздырылган үлчәм-тикшерү, агрегат матдәләрне цистернага бушаткан вакытта, төрле матдәләрнең тиешле чиктән артып китүен күрсәтте. Халык тормышы өчен куркыныч тудыручы кагыйдә бозулар ачыкланды. Бик күп акча сарыф итеп, предприятие үзгәртеп корылды, экологик махсус хәвефсез система эшләнде һәм, нәтиҗәдә, әлеге мәсьәлә хәл ителде һәм кагыйдә бозуларга чик куелды, – дип аңлатты Тимур Фатыйхов.

Химия заводы директоры Нәфис Шагалиев, прокурор сүзләрен раслап, биредә барысы да экологик яктан куркынычсыз, дип билгеләп үтте.

- Безне күзәтчелек органнары тикшереп тора, экологик таләпләрне үтәмәскә хакыбыз юк. Төзелгән система бүгенге көнгә кадәр гамәлдә. Эш барышында азот җайланмасы, реагентларны сыешлыкка бушату вакытында атмосферага чыкмый торган  ысул кулланыла, һаваны плазмокаталитик чистарту файдаланыла, ул исә исләрнең күп өлешен үзенә ала һәм атмосфераны чистарта, - диде Нәфис Шагалиев.

Очрашуда шулай ук Рәсәй кулланучылар күзәтчелек идарәсенең Татарстан Республикасындагы территориаль бүлеге белгеч-эксперты Айгөл Сабитова да катнашты. Ул үткәрелгән чаралар турында сөйләде һәм Ютазы районы буенча куркыныч матдәләрнең атмосферада артып китүе ачыкланмады, барысы да норма чикләрендә, дип белдерде. Үлчәү көндез һәм төнлә, Ык елгасы, шулай ук химия заводы янында башкарылган. Берничә көн элек өстәмә үлчәмнәр алынган, нәтиҗәләр әле билгеле түгел.

- Якын арада бер үк көнне һәм бер үк вакытта Туймазыдагы хезмәттәшләр белән бергә үлчәү алуны уздыру планлаштырыла. Башкортстанның күзәтчелек органнары һава чисталыгын нефть калдыкларын эшкәртү предприятиесе янында үлчәячәк, ә без Ютазы районында Ык елгасы ягыннан һава чисталыгын тикшерәчәкбез, - диде ул.

Районның актив халкы, нигездә, химия заводы эшчәнлеге буенча сораулар бирде, ләкин җентекле аңлатма күпләрне тынычландырды. Шамкин урамында яшәүче исә аларның күп фатирлы йортларында онкология белән авыручылар саны артуның химия заводына якын яшәүгә бәйле булу-булмавы белән кызыксынды. Бу сорауга Ютазы районы башлыгы җавап бирде. Төбәк күрсәткечләреннән билгеле булганча, нефть чыгару белән бәйле рәвештә, гомумән, Татарстанның көньяк-көнчыгышында онкология белән авыручыларның күп булуы күзәтелә, диде ул.

Прокурор Тимур Фатыйхов, химия заводы биләмәсендә  җитештерүнең экологик яктан чиста булуына инану өчен, эш вакытында җирле халык вәкилләре төркемен оештырырга мөмкин булуын белдерде. Район җитәкчелеге бу теләкне хуплады. Предприятие директоры завод биләмәсенә керүне оештырырга вәгъдә итте. Бары тик көнен һәм сәгатен билгелисе,  теләүчеләрнең исемлеген төзисе калды.

Район халкы Аяз Шәфыйгуллинга мәсьәләне хәл итүдә ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде. Район башлыгы үзе дә битараф булмаулары һәм бистәдәге экологик хәлне яхшырту теләге белән йөрүләре өчен җыелучыларга рәхмәтен җиткерде.

Анастасия МИХАЙЛОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев