Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Урыссуда «Тоннель» рейды үткәрелде

2020 елның 24 июнендә Урыссу бистәсенең Урыссу урамында 22 санлы йорт каршында, ике җәяүлеләр кичүен күрү зонасында, полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Тоннель» рейды үткәрелде.

Полиция хезмәткәрләренең игътибары юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны һәм эзләнүдә булган затларны ачыклауга юнәлтелде. Татарстан Республикасында 2020 елның 11 июненнән 30 июненә кадәр «Иминлек каешы» оператив-кисәтү чарасы уздырылуга бәйле рәвештә, куркынычсызлык каешларыннан файдалану кагыйдәләрен бозуга аерым игътибар бирелде.

Рейд барышында җиде юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы ачыкланды, шуларның берсе - балаларны махсус утыргычтан башка йөртү кагыйдәсен бозу, берсе - җәяүлегә юл аркылы чыгу урынында өстенлек бирмәгән, ике йөртүче куркынычсызлык каешын эләктермичә генә транспорт чарасы белән идарә иткән.

Штрафларны законда билгеләнгән срокта түләмәү буенча ике административ материал төзелде, материаллар карап тикшерү өчен Ютазы районы җәмәгать судына җибәрелде.

Автобусны тикшергән вакытта, аның линиягә әлеге категориядәге транспорт чаралары өчен каралган дәүләт техник каравыннан башка чыгуы ачыкланды. Вазифаи һәм юридик затларны административ җаваплылыкка тарту мәсьәләсе хәл ителә.

Рейдка алты полиция хезмәткәре һәм өч хезмәт автомобиле җәлеп ителде.

Әгәр машина йөртүченең исерек хәлдә, яки идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән, яияә транспортчарасы белән идарә итү хокукы булмаган килеш машина белән идарә итүенең шаһиты булсагыз, бу хакта 2-66-02 телефоны буенча Ютазы эчке эшләр бүлегенең кизү бүлегенә хәбәр итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев