Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссудагы Балалар иҗат үзәгендә «Дуслык биләмәсе» яшьләр мәйданчыгы ачылды.

Балалар иҗат үзәге педагоглары «Беренчеләр Хәрәкәте» активистлары һәм «Активистлар Лигасы » волонтерлары белән берлектә планетадагы иң төп балалар бәйрәме — Балаларны яклау көнендә яшьләр өчен «Дуслык биләмәсе» мәйданчыгы ачылуын билгеләп үттеләр.

Чара кунаклары арасында башкарма комитет җитәкчесенең иҗтимагый мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов, мәгариф бүлеге башлыгы Сергей Абрамов һәм мәгариф бүлеге методисты Айгөл Мөхәммәтҗанова да бар иде. Район җитәкчелеге вәкилләре балаларга каникулларны күңелле һәм кызыклы итеп уздыруларын теләделәр, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү зарурлыгын искәрттеләр. Моннан тыш, бәйрәм кунаклары кыз-малайларга эссе җәй көнендә иң көтеп алынган татлы ризык — туңдырма өләште.

Бу көнне «Дуслык биләмәсендә » күңелле, уңай һәм игелекле мохит хөкем сөрде. Чара дәвамында күңелле ыгы-зыгы, шаян-көлке тынмады, мавыктыргыч уеннар бер-берен алыштыра килде. Кунаклар өчен төрле уеннар, «Яшь сәләтләр» студиясе балалар коллективлары һәм «Сөембикә» хореография ансамбле чыгышлары оештырылды. 

Гадәттәгечә, бу көнне өстәмә белем бирү педагоглары үз чыгарылыш укучыларын тәбрикли. Быел да алар күп еллар дәвамында берләшмәләрдә даими шөгыльләнгән берничә тәрбияләнүчеләре белән хушлашты. Дулкынландыргыч мизгелләр…

Шулай итеп, бәйрәмдә катнашучылар байтак уңай хис-кичерешләргә һәм татлы күчтәнәчләргә баеды.

Әлфия ХАФИЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев