Урыссулы Алексей Савельев Россиядә иң көчле спортчылар сафында
Якташыбыз самбо буенча Түбән Новгород өлкәсенең Кстово шәһәрендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланан самбо буенча Идел буе федераль огругы беренчелегендә катнашты.
98 килограмм авырлыктагылар төркемендә 16-18 яшьлек үсмерләр арасында көч сынашкан Алексей өченче урынга лаек булды. “Олимп” спорт комплексы тренеры Равил Шәймөхәммәтов кул астында шөгыльләнүче спортчы, Ютазы районы данын яклап, тиздән Новороссийск шәһәрендә узачак финал ярышларда чыгыш ясаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев