Урыссулы Хәдичә Ситдыйк кызы Вәлиеваның олуг юбилее
Урыссу бистәсендә яшәүче хезмәт ветераны Хәдичә Ситдыйк кызы Вәлиевага кичә 90 яшь тулды.
(Ильмира ГАЛИЕВА, Автор фотолары) Кыз Димтамак авылында дөньяга килә. Какылы Күл авылы ир-егетенә кияүгә чыга. Бер-бер артлы балалар туган гаилә 1952 елда Урыссу бистәсенә күченә, йорт-җир тергезә. Яшьли ташчы һөнәрен үзләштергән Хәдичә Ситдыйк кызының кулыннан гомер буе таш төшми – ул төзегән йорт һәм гаражлар үзе кебек елмаеп тора. Юбиляр бүген дә тынгылык белми. Бакчага яшелчәләрне без утыртышып кына бирәбез, калган эшне – чүп утауны, сугаруны әни беркемгә дә ышанып тапшырый, дип сөйли балалары. Ә Хәдичә апада алар бер кочак – аның тугыз оныгы, 15 оныкчыгы һәм оныкчыкларынң дүрт баласы үсеп килә.
Әлеге бәхетле ананы олуг юбилее белән район башлыгы урынбасары Зәрия Рәшитова, халыкны социаль яклау бүлеге белгече Гөлнара Галиәхмәтова, ветеранннар советы рәисе Зоя Глушкова тәбрик итте. Хәдичә Ситдыйк кызы Вәлиева Россия Президенты Владимир Путиннан да котлау открыткасы кабул итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев