Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссулы Хәлимә Баки кызы Макуевага – 95 яшь

Урыссу бистәсендә яшәүче хезмәт ветераны Хәлимә Баки кызы Макуевага 24 гыйнварда 95 яшь тулды.

Иске Урыссу авылында сигез балалы гаиләдә дөньяга килә ул. Кызчыкка җиде сыйныф белем алырга гына насыйп була, илдә Бөек Ватан сугышы башлана. 17 яшьлек Хәлимә язын трактор руле артына утырып, җир сукалый, икмәк чәчә, көзен комбайн штурвалы артына күчеп, ашлык җыйный. Кыз кулларына пычкы тотып, урман кисү газабын да үз иңендә татый. Шул рәвешле ул Бөек Җиңүне якыйнату өчен зур өлеш керткән хезмәт ветераны турында тулы язма белән район гәҗитенең алдагы санында укырга мөмкин.

Хезмәт ветераны Хәлимә Баки кызы Макуеваны олуг юбилее белән район муниципаль берәмлеге вәкилләре, җәмәгатьчеләр тәбрик итте. Россия Федкрациясе Президенты Владимир Путиннан да зур ихтирам хисе белән язылган котлау хатын кабул иткән чал чәчле юбилярга җылы теләкләрен балалары да юллады.

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев