Урыссулы Миннебай Миннекәй улы Миннекәевка медаль
Татарстан Президенты карарына ярашлы, “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән республиканың барлык сугыш ветераннары, концлагерь тоткыннары, камалышта калган Ленинградта яшәүчеләр билгеләнә.
Урыссулы Миннебай Миннекәй улы Миннекәев Бөек Ватан сугышына чакырып килгән повестканы кулына 1942 елның 18 августында ала. Яшь солдат Ленинград пехота училищесында хәрби кунегүләр уза. Курс дугасы өчен барган яуларның брсендә ул каты яралана. Бөек Ватан сугышы инвалидына “Фидакарь хезмәт өчен” медален район башлыгы урынбасары Зәрия Рәшитова, район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова тапшырды.
Ильмира ГАЛИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев