Урыссулы Нина Васильевна Маркеловага – 90 яшь
Хезмәт ветераны Нина Васильевна Маркелова 1928 елның 20 ноябрендә Туймазы районының Успенка авылында туган.
Бөек Ватан сугышы башланганда, кызчыкка нибары 11 яшь була. Фронтка чыгып киткән гаилә башлыгының гомере өзелә. Берничә елдан соң әниләре дә вафат була. Нина бертуган сеңлеләрен һәм энесен балалар йортына урнаштырырга мәҗбүр була. Кыз 24 яшендә гаилә кора, Урыссу бистәсенә күченеп килә. Үзәк район хастаханәсенә эшкә урнаша, биредә утыз ел эшләп, лаеклы ялга чыга. Бүгенге көндә Нина Васильевна дүрт оныгы, җиде оныкчыгы өчен кадерле әби.
Тыл хезмәтчәне Нина Васильевна Маркелованы юбилее белән район муниципалитеты, социаль яклау бүлеге һәм җәмәгатьчелек вәкилләре тәбрик итте. Озын гомерле якташыбыз кыйммәтле бүләк белән беррәттән, РФ Президенты Владимир Путиннан да адреслы котлау кабул итте.
Ильмира ГАЛИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев