Урыссулылар Балаларны яклау көнен билгеләде
Район мәдәният йорты каршындагы мәйданда чагу бәйрәм чарасы узды.
Чарада Урыссу бистәсе балалары катнашты. Районның иҗади коллективлары концерт номерлары белән чыгыш ясады.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең иҗтимагый мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов балаларны һәм аларның әти-әниләрен гаҗәеп бәйрәм уңаеннан котлап, барысына да бәхет-иминлек теләде. Шулай ук ярышларда һәм хәрәкәтчән уеннарда актив катнашырга, кыз-малайларга исә, кем әйтмешли, законлы хокукларыннан файдаланып, әти-әниләрдән бүләкләр сорарга чакырды.
Район мәдәният йорты һәм Үзәкләштерелгән китапханә челтәре хезмәткәрләре балалар өчен күңелле уеннар үткәрде. Янә дә бәйрәмгә килгән һәр сабыйга социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре татлы бүләкләр тапшырды.
Концерт ахырында мәктәпкәчә учреждениеләр арасында Балаларны яклау көненә багышланган «Аерылгысыз дуслар — өлкәннәр һәм балалар» фестиваль-конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Аны 4нче Урыссу балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Тамара Зыятдинова башкарды.
Анастасия Михайлова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев