Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссулылар «Җиңү поездын» каршы алды

Элеккеге «Җиңү паровозы»ның составы Урыссу тимер юл станциясендә туктап китте.

Сугыш чорындагы поезд составы Куйбышев тимер юлында Бөек бәйрәмебез — Җиңү көне алдыннан махсус тупланган.

Гадәттәгечә, махсус җиһазландырылган тимер юл составы — уникаль музей рәвешендә, Җиңү поезды булып, бөтен Россия территориясе буйлап йөриячәк. Юл маршруты зур шәһәрләр аша уза, әмма юлда очрый торган кечерәк торак пунктларга да керү мөмкин.

Поезд составында бәйрәмчә бизәлгән «Лебедянка» паровозы, «Үлемсез полк» пассажир вагоны, хәрби техника урнаштырылган платформалар, тәгәрмәчле кыр кухнясы һәм башка бик күп элементлар бар.

Урыссуда поезд унбиш минут тирәсе торады. Шул вакытта җыелган халык хәрби техниканы ачык вагоннарда күрә алды һәм легендар паровоз фонында фотога төште.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, зур шәһәрләрнең тимер юлы станцияләрендә поезд озаграк тора.

Анастасия Михайлова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев