Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссулылар өстәленә үзебездә җитештерелгән продуктлар

Урыссу бистәсендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә, алар халыкка үз өстәлләрендә кышка  азык-төлек продуктлары әзерләп калырга мөмкинлек бирә.

Фәнүзә ИБРАҺИМОВА

автор фотосы 

Чираттагы шундый ярминкәләрнең берсе узган ял көннәрендә район мәдәният йорты мәйданында оештырылды. Җирле хуҗалыкларның һәм фермерларның сыер итеннән тыш, бу юлы сатуда хәтта куян ите һәм балык та бар иде. Диетик ит продукциясенең дә үз сатып алучылары табылды. Урыссулылар, шулай ук,бу көнне тәмле Бөгелмә сөт продукциясен сатып алу мөмкинлегенә ия иде. Алар, аеруча рәхәтләнеп, үзебездә җитештерелгән сыр, май, әче-сөт продукциясен сатып алдылар. Сатуда, шулай ук, район халкының шәхси ярдәмче хуҗалыкларыннан яшелчәләр  һәм бал да бар иде.

Кәрәкәшле җирлеге йорт терлекләре асраучыларга ашлык һәм фураж алып килгән иде. Һәрвакыттагыча, район кулланучылар җәмгыяте үз товарларын бик арзан бәядән тәкъдим итте. Алардан урыссулылар эре суган, бәрәңге, кәбестә һәм башка бакчада үсүче яшелчәләрне  сатып ала алдылар. Мәгариф учреждениеләре ярминкәгә үзләренең кышка хәзерләнгән салатларын алып килгән иделәр, алар арасында хәтта кабактан ясалган варенье, кайнар чәй һәм камыр ризыклары да бар иде.  Ярминкәгә район артистлары да үз өлешләрен кертте. Алар сатып алучыларны яңа концерт программасы белән сөендерде.

Бистәнең барлык халкы да өлкән яшьтә булулары, сәламәтлекләре яки акчалары булмау сәбәпле ярминкәгә чыга алмыйлар. Бу юлы шундый ике пенсионерга социаль яклау бүлеге ярдәмгә килгән, алар өчен азык-төлек җыю буенча хәйрия акциясе оештырылды. Урыссулылар әлеге тәкъдимнән баш тартмыйча, алар өчен куелган ике зур арбаны бик аз вакыт эчендә тутырдылар да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев