Урыссуның 2 санла балалар бакчасы нәниләре телендә хаклык ята
8 Март - Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан безгә Урыссуның 2 санлы балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре ни өчен үзләренең әниләрен яратулары турында сөйләде.
Ания Юнысова:
- Минем әнием шәфкатьле, назлы һәм матур, шуңа яратам.
- Самир Сәхибгәрәев:
- Минем әнием матур һәм мәрхәмәтле. Ул мине тәмле әйберләр белән сыйлый, ул мине туган көнемдә аквапаркка алып барырга вәгъдә итте.
Милена Федотова:
- Дөньяда иң яхшысы – минем әни. Ул изге күңелле, сөйкемле.
- Марсель Фәлахов:
- Минем әнием бик матур һәм назлы, ул мине тыңлаучан булырга өйрәтә, һәрвакыт уенчыклар сатып ала.
Элиза Шәйдуллина:
- Минем әни – иң матур әни. Без аның белән бергә урамда йөрергә, абикага кунакка барырга яратабыз. Ул миңа матур киемнәр, тәмле кәнфитләр сатып ала. Мин аны бик яратам!
- Азамат Латыйпов:
- Мин әниемне матур, изге күңелле булганы өчен бик яратам!
Ильмира ГАЛИЕВА
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев