Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссуның 2 санлы балалар бакчасында – Көз бәйрәме

Көз бәйрәменә җыелган әти-әниләренә, әби-бабалары каршында алар үз гомерләрендә тәүге тапкыр сәхнәләштергән әкият белән чыгыш ясады.

Балалар бу бәйрәм иртәсенә озак хәзерләнде – татар теле укытучысы Ләйсән Солтанова, татар теленә мәххәббәт уятуны, үсеп килүче буынга әдәби-эстетик тәрбия бирүне максат итеп куеп, алар белән уздарган дәресләренең берсендә “Шалкан” рус халык әкиятенең татарчалаштырылган вариантын уйнаячакларын хәбәр итте. Малайларга һәм кызларга шигырьләр бүлеп бирде. Малайлар һәм кызлар сәнгатьле итеп укырга йөрәнде. Әлбәттә, монда әти-әниләрнең дә ярдәме зур булды – кичләрен шигырь юллары бер тапкыр гына кабатланмады.

Ниһаять, тәэссирләргә бай булырга вәгъдә иткән бәйрәм иртәсе җитте – иртән үк балалар бакчасында үзгә бер дулкынлану, борчылу рухы сизелеп торды. Көз бәйрәменә җыелган ата-аналар, әби-бабайлар да аз дулкынланмады – кечкенә булган аудитория каршында чыгыш тотар өчен дә зур кыюлык таләп ителеүн алар яхшы аңлый. Әмма “Шалкан” әкиятенең беренче аккорды яңгырау белән дә без юкка дулкынланганыбызны бик тиз төшендек. Әкият геройларына әверелгән балалар тамашаны бер тында уйнап чыкты – шигырь юллары зур төгәллек белән яңгырады, хәрәкәтләр зур осталык белән башкарылды. Ата-аналарның көчле алкышлары, елмаю балкыган йөзләре алар өчен зур бүләк булды.

Ильмира ГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев