Уңышлылар өчен тагын бер уңышлы ел
Хезмәт коллективы белән җитәкчелек итә башлавына тиздән бер ел тулачак яшь директор Айнур Әхмәдиев менә шулай дип белдерде.
- Кырчылык тармагы һава торышы аркасында сынауларга тап булса да, без аның эшен рентабельле итеп кора алдык. Бөртеклеләрдән җыйналган уңышны мин начар димәс идем. Моннан тыш, без инде берничә ел рәттән май бирүчән культура – көнбагыш игү белән шөгыльләнәбез. Әлеге вакытта аны суктыру эшләре дәвам итә. Елына күрә уңыш начар түгел, - дип сөйли җитәкче.
“Уңыш” җәмгыяте агымдыга хуҗалык елында матди-техник базасын сигез миллион сумга ныгыта алган. Ул – куәтле трактор, дискатор, атна-ун көн элек кенә хуҗалыкка кайтып җиткән азык тараткычка да терлекчеләр бик мохтаҗ була. Бу безгә терлекне фән кушканча тукландыруда зур ярдәм, дип белдерде Айнур Алинур улы.
Ильмира ГАЛИЕВА
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев