Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Вакыт көзгесе

Ядкәр ул — ерак әби- бабайлардан калып, гаиләбезнең, нәселебезнең якты хәтирәсе булган әйбер.

 Ядкәрләр төрле була — озын кичләрдә бәйләгән бияләй — оекбашлар, шәлләр, чигүле сөлге- алъяпкычлар, аклы-каралы фотосурәтләр, агачтан ясалган бишек, яисә уенчык — болар барысы да нәсел хәтирәсе.


19 август көнне Акбаш авылы китапханәсенә йөрүчеләр «Вакыт көзгесе» исемле чарада гаиләләрендә сакланып калган истәлекләр турында мәгълүмат уртаклаштылар.


Китапханәче өч буын файдаланып килгән, киндер тукымадан ясалган ашъяулык һәм иске гарәп язулы китапны бик кадерле истәлек итеп саклаулары турында сөйләде.
Ветеран укытучы Нәфисә Фаиз кызы әнисенең кул эшләрен алып килгән.

Авыр сугыш елларында фронтка бияләй, оекбашлар бәйләгән куллар, сугыштан соң күңел байлыгын челтәрләп бәйләгән мендәр, карават япмасы, өстәл эскәтере кебек сәнгать үрнәкләренә күчергән. Ат арбасына утырып эшкә барганда һәм кайтканда, көтү кайтканын көткән арада да тик тормаган куллар — шәл, челтәр бәйләгәннәр. Ә бизәкләр тигез, матур, үзенчәлекле!


Дания Мөгамбәр кызы да килен булып төшкән йортта һәр тәрәзә кырыен чигүле тастымаллар бизәп торганын искә алды. Авылдашыбыз Разыя апа гаиләләрендә чигү, тегү осталарын әйтеп үтте, юрган сыру, тукыма калдыкларыннан урындык япмалары хәстәрләвен сөйләде.


Бергәләшеп татар гаиләләрендә самовар һәм комганга бирелгән әһәмиятле вазифалар турында сөйләштек, матур хикәя укыдык. 


Әңгәмә өлкәннәр өчен матур хәтирә, балачакка, яшьлеккә кайту булса, яшь кызлар өчен фатиха ролен үтәде диясе килә. Үткәннәргә кадерле караш — киләчәкнең ныклы нигезе бит ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев