Ютазы районы яңалыклары

"Ютазы таңы" газетасы - Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ветераннарга Татарстан Рәисеннән бүләкләр

Бөек Ватан сугышында катнашучыларга “Җиңү” бүләкләре тапшырылды.

Район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин үзенең урынбасары Закуан Ильясов белән бергә Бөек Ватан сугышында катнашучыларның өйләрендә булды. Җиңү бәйрәме алдыннан ул Бөек Ватан сугышында катнашучыларга Татарстан Рәисеннән бүләкләр тапшырды. Алар Ютазы авылында - Мөхтәрәмә Хәертдинова, Бәйрәкә авылында – Инком Абдуллин, Урыссу бистәсендә – Миңнебай Миңнекәев. Өлкән яшьтәге якташларына изге теләкләрен җиткереп, район башлыгы аларның район җитәкчелегенә сораулары бармы-юкмы икәнлеге белән кызыксынды. Инком абый исә шаяртып та алды.

- Сорауларым булса, сезнең янга үзем килермен, - диде ветеран, чарага җыелучыларны елмаерга мәҗбүр итеп.

Менә шундый ул безнең чәчләренә чал төшкән ветераннарыбыз – телгә үткеннәр, сүзгә төгәлләр. Исегезгә төшерәбез, районның башка Бөек Ватан сугышы ветераннары да Рөстәм Миңнехановтан шундый ук бүләкләр алды: берничә көн элек аларга бәйрәм бүләкләрен җирлек башлыклары тапшырды.

Роза ӘХМӘДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев