Владимир Путин Минтимер Шәймиевны телефоннан туган көне белән котлаган
Бүген кич Русия Президенты Владимир Путин Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка шалтыраткан һәм аны туган көне белән котлаган. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Сөйләшү барышында Путин Шәймиевның көр тавышын ишетүенә шат булуын әйтте һәм аңа сәламәтлек теләде.
Татарстанның беренче Президентына бүген 89 яшь тулды. Элегрәк аны ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов туган көне белән котларга килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев