Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хаклы ялдагылар мәктәп елларын искә алды

Районның иҗтимагый оешма вәкилләре Ютазы мәктәбендә булды.

Мәктәпкә керүгә үк, район ветераннар советы, Бөтенрусия инвалидлар җәмгыятенең урындагы бүлеге һәм иҗтимагый совет әгъзалары әйтерсең лә уйларында мәктәп елларына кире әйләнеп кайтты.

Районның иҗтимагый совет рәисе, Ютазы мәктәбе директоры Әнис Ямалетдинов җитәкчелегендә район кунаклары мәктәпнең туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Экспонатлар, якташлар фотолары, аларның сугышчан юлы һәм хезмәт батырлыклары ирексездән яшәеш фанилыгын искә төшерә, әмма бу һич кенә дә киләчәк буыннар хәтеренә кагылмый. Кунакларның — иске гвардия вәкилләренең — мәктәп еллары узган гасырның 60-70 елларына карый. Шуңа күрә биредә күргәннәр, әлбәттә, аларга бик көчле тәэсир итте. Беренчедән, «Үсеш ноктасы» мәгълүмат кабинеты... ерак киләчәккә алып китә сыман. Махсус җайланмаларны үзеңдә сынавың була, виртуальлек шунда ук чынга аша, ә кеше ниндидер хыялый дөньяга эләгә. Биология кабинеты да заманча технологияләр белән шаккатыра. 

— Мөгаен, -дип билгели экскурсиядә катнашучылар, — бу үсемлекләр үстерү буенча мәктәп лабораториясе түгел, ә фәнни-тикшеренү институтыдыр. Монда элеккечә серкәч һәм җимешлекләр түгел, ә бәлки ген инженериясен өйрәнәләр. Гаҗәеп алга китеш, искитмәле!

Ә менә яңа спорт залы. Биредә инде ветераннарга кайчандыр көчле, кыю-җитез булган чакларын искә төшерергә туры килде. Хәер, нигә әле кайчандыр? Алар хәзер дә менә дигән физик формада икән бит. Һәрхәлдә, ГТО нормативларын тапшыру уңышлы үтте. Бәйрәкә һәм Ютазы авылларыннан 20ләп пенсионер, шулай ук инвалидлар җәмгыяте вәкилләре дә, турникта, стена-идәннән ничек күтәрелергә кирәклеген онытмаган ләбаса. «Хезмәткә һәм илне саклауга әзер» булган һәркемгә район ветераннар советы тарафыннан истәлекле бүләкләр тапшырылды. Сүз уңаеннан, ГТО нормативларын уңышлы тапшырганнарның иң өлкәне инде 80 яшьтән узган булып чыкты. Яшьләр тиңләшердәй үрнәк бар, димәк!

... Кунакчыл мәктәп буйлап сәяхәт чәй табыны артында тәмамланды, чарада катнашучылар бертавыштан педагоглар һәм укучылар коллективына шундый җылы кабул итүләре өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Роза Әхмәдиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев