Хезмәт министры Ютазы халкы сорауларына җавап бирде
Районга эш сәфәре белән ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова килеп китте.
Район башкарма комитетында, район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин катнашлыгында, халыкны кабул итүдә хезмәт министры тарафыннан төпле-анык җаваплар бирелде.
Ютазылылар күтәргән барлык сораулар да социашль өлкәгә карый. Мисалга, 2022-2023 елларда бюджет учреждениеләре хезмәткәрләренә шифаханә-курорт дәвалануына сертификатлар бирүгә кагылышлы сорау яңгырады:
— Агымдагы елда бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре сертификатлар белән тәэмин ителәчәкме?
— Карар Республика Хөкүмәте тикшерүендә, — дип җаваплады Зарипова. — Тиешле норматив актлар кабул ителәчәк һәм барлык бюджет хезмәткәрләре дә бу хокуктан файдалана алачак. Әлбәттә, аларның керемнәрен һәм мөлкәт тәэмин ителешен исәпкә алып.
— 2024 елның августында өлкән улыма 18 яшь тула. Ул студент. Күп балалы гаиләләр турындагы яңа закон нигезендә, безнең гаилә 2024 елның августыннан соң нинди дә булса түләүләр алачакмы?
— Мондый төр ташламалар 23 яшькә кадәрге, көндезге уку бүлегендә белем алучы студентларга бирелә. Русия Федерациясе Президентының күп балалы гаиләләр турындагы Карары агымдагы елның гыйнварында кабул ителде. Әгәр дә студент читтән торып уку бүлегенә күчә икән, ташламалар югала.
— Мин биш бала анасы. «Ана даны» медале алуга дәгъва итә аламмы?
— Балигъ булмаган бер генә баласы булса да, медаль белән бүләкләү турындагы үтенеч белән җирле үзидарә органы, предприятие яки хатын-кыз эшләгән оешмага мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Алар гомуми хәл торышыннан чыгып (әйтик, муниципалитетның иҗтимагый тормышында катнашу) сыйфатлама бирергә тиеш.
— Мин урта гомуми белемлемен, ярымфабрикатлар җитештерү буенча үз эшемне ачарга ниятлим. Махсус белемсез шәхси эш ачу өчен дәүләт финанс ярдәменә өмет итә аламмы?
— Сез кәсеп планы төзергә тиешле — кирәкле чималны кайдан алырга ниятлисез, продукцияне ничек һәм кайда сатарга уйлыйсыз. Сезнең кәсеп планы салым хезмәте, икътисад бүлеге вәкилләре белән берлектә хакимият дәрәҗәсендә каралачак... Ягъни Сезнең шәхси эшкуарлык муниципалитетта таләп ителергә тиеш. Җирле үзидарә органы һәм икътисад бүлеге әлеге төр эшмәкәрлекне ачуга үз йомгаклау нәтиҗәләрен бирә. Әгәр кәсеп планы комиссия раславын үтә икән, 145 мең сум алуга дәгъва итәсез. Тик бер шарт — Сез әлеге тармакта бер ел эшләргә бурычлы. Башка эшчәнлек өлкәсенә күчкән очракта, акча кире кайтарылырга тиешле.
Район башлыгы, иҗтимагый яклау линиясе буенча акчалата ярдәмнән тыш, авыл хуҗалыгы һәм икътисад министрлыклары ягыннан да малтабарлык эшен ачуга финанслау вариантлары барлыгын билгеләп үтте.
— Мин эшсез. Эшсез кешенең эшсезлек буенча пособие алмыйча гына мәшгульлек үзәгендә исәптә тору чоры хезмәт стажына керми диләр, бу дөресме?
— Әйе, "Русия Федерациясендә хезмәт пенсияләре турында"гы Федераль законга ярашлы, гражданның халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтендә исәптә торган һәм эшсезлек буенча пособие алган вакыты иминият стажына керә. Мәшгульлек үзәгендә исәптә тору чоры үзе иминият стажына керми, бары тик пособие түләү чоры гына исәпкә алына.
Халыкны кабул итүдә шулай ук социаль яклау бүлеге начальнигы Зәрия Рәшитова һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Марина Кашафетдинова катнашты.
Роза Искәндәр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев