Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хезмәтенә күрә хөрмәте

Авыл хуҗалыгы тармагында озак еллар намуслы хезмәт салган өчен һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан Ютазы районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитештерү бүлегенең өлкән белгече Венера ГАНИЕВА Район башлыгының Рәхмәте белән бүләкләнде.

Районның социаль-икътисади үсешенә керткән өлеше өчен һәм Рәсәй эшкуарлары көне уңаеннан район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

Розалия Гыйльманова, шәхси эшмәкәр;
Алла Фәрхетдинова, шәхси эшмәкәр.

Балалар арасында юл җәрәхәтләре алу очракларын кисәтү эшен җайга салучы рәми-хокукый кагыйдәләрне белү буенча укытучылар арасында өченче урын өчен ТР Юл хәрәкәте иминлеге буенча Баш дәүләт инспекциясе дипломы белән балалар иҗтимагый берләшмәләре белән тәрбия һәм хезмәттәшлек буенча директор киңәшчесе Гөлчәчәк МАКУЕВА бүләкләнде.

«Имин тәгәрмәч-2024» хәрәкәтенең яшь инспекторлары республика конкурсында Иң яхшы иҗади чыгыш ясаган өчен Ютазы районы яшь хәрәкәт инспекторлары отряды ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев