Яңа 2019 елны нинди киемдә каршы алырга?
Образ якты, креатив, эпатажлы булырга мөмкин, ләкин ул максималь уңайлы һәм комфортлы булырга тиеш.
Киемнәрегезне алтын, сары, яшел, горчица төсләреннән һәм җиңел материаллардан сайлагыз: шифон, ефәк, парча бик уңышлы булачак. Яки, киресенчә, авыр бархат, күн, кызыл, зәңгәр, күгелҗем, сары, кызыл гаммасындагы атластан. Шулай ук, классик төс һәрвакыт модада. Әгәр тәкъдим ителгән гамма нинди дә булса сәбәпләр аркасында сезгә ошамаса яки туры килми икән, беррәттән теләсә нинди шарф, перчаткалар, каеш яки сумка да өстәргә мөмкин. Шул ук вакытта үзегез теләгән төсне сайлап алыгыз. Кием үзе, бизәнү әйберләре яки аксессуарлар берәр ялтыравык ташлар, бисер, люрекс ярдәмендә туры мәгънәдә ялтырап торырга тиеш. Бизәнү әйберләре алтын булырга тиеш, әгәр бижутерия икән, димәк сары төстә.
Гүзәл затларга купшы юбка, комбинезон, шорт яки чалбарлы күлмәк сайларга мөмкин. Ир-атларга исә костюм, ул куе зәңгәр яки коңгырт тоннарда булырга тиеш. Һәм бернинди дә спорт костюмнары булырга тиеш түгел. Әлбәттә, бу модалы спортшик булмаса. Яңа елны бәйрәм киемнәрендә каршы алырга кирәк. Әгәр костюмны артык рәсми дип санасаң, турыга гына тегелгән джинсларының төсле гаммасын, кызыклы принт белән итәк яисә күлмәк сайлый аласыз. Шулай ук сумка, сәгать, каеш кебек аксессуарларда алтын да хуплана.
Аяк киеме өс киеменә ярашлы итеп сайланыла: кызларга үкчәле, ир-атларга җиңел очлы туфли. Макияж якты һәм матур булырга тиеш, әмма стильләр гаммасына һәм өс киеменә туры килеп торырга тиеш.
Прическа мөмкин кадәр туздырылган булса да ярый. Ә ир-атка кырыну мөһим түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев