Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа ел сынамышлары ассортименты

Яңа ел җиткәнче йорт-җирегез чиста булса, ел да чиста узачак.

Яңа ел алдыннан кер юарга ярамый, бу гаилә әгъзаларыннан кемгә дә булса бәла китерергә мөмкин.

Тормышны чиста биттән башлагыз - кирәге калмаган әйберләрдән котылыгыз.

Бәйрәмдә яңа матур кием киегез - ел һишчиксез уңышлы булачак.

Яңа елны күңелле компаниядә һәм яхшы кәеф белән каршы алсагыз, ел да шулай узачак.

Иске елда бөтен бурычларыгызны кайтарыгыз.

Яңа ел алдыннан барлык кесәләрегезгә дә акча салып чыгыгыз, шул чакта сезгә финанс иминлек юлдаш булачак.

Иске елның соңгы көнендә һәм яңа елның беренче көнендә, шулай 6 һәм 7 гыйнварда бурычка берни дә бирмәгез һәм йорттан бернәрсә дә чыгармагыз. Бу гамәл күңелсезлекләр белән тәмамланырга мөмкин.

Ә инде Утлы маймыл сезгә бәхет һәм уңыш алып килсен дисәгез, җиләк-җимеш һәм яшелчәне мулдан әзерләгез. Гаилә озын гомерле булсын өчен - мәк орлыгы, күз тиюдән саклану өчен - сармсак тырнагы, иксез-сиксез бәхет өчен көнбагыш орлыгы хәстәрләгез. Аларның барысын да матур киләчәккә ышаныч белән ныгытыз. Чөнки күңелләрдә ышаныч һәм өмет яшәми икән, бернинди теләк тә чынга ашмый.

источник:Glamius.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев