Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа Каразирек клубында бу юлы “Көзге уңыш” бәйрәме

Яна Каразирек авыл клубында "Көзге уңыш" бәйрәме зур концерт программасы белән үрелеп узды.

Кичәгә күпләп җыелган авыл халкы чәчәк бәйләме, төрле зурлыкта кабаклар, бер кәрҗин груша, узорлы кишер, үзебезнең бакчада үскән виноград, төрле җимештән пешерелгән пироглар күтәреп килде. Ярминкә оештырдык, теләгән кеше үзенә кирәкле әйберне рәхәтләнеп сатып ала алды. Яңакаразиреклеләр арасында игълан ителгән бәйгедә җиңүчеләрне дә тәбрикләп уздык. "Иң чәчәкле ихата" хуҗабикәсе Гөлсинә Гобәйдуллина, "Иң пөхтә ихата"да яшәүе Загира Шәрипова, "Күп кош-корт асраучы" Дамира Гәрәева, "Әбием тәбикмәге"н оста пешерүче Рәсимә Әхмәтова, "Иң җиләкле бакча" урталарында яшәүче Галия Шариповага Иске Каразирек авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев истәлекле бүләкләр тапшырды. Менә шундый һәм башка бик күп тәртип, матурлык яратучы кешеләр башкарган хезмәт бәрабәренә безнең Яңа Каразирек авылы ялт итеп тора да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев