Яңа Каразиректә - туган як моңнары
Республика көне уңаеннан Яна Каразирек авыл клубында “Туган ягым моңнары” исемле бик куңелле һәм эчтәлекле концерт булган.
Клара Гарифиллуна башкаран җырларда туган җиребезнең шагыйрьләргә илһам бирерлек гүзәл табигате, уңган халкы, тулган башаклы иген кырлары чагылды. Яшь егетләр башкарган җырлар тамашачыны таң калдырса, “Ләйсән” бию төркеме тәкъдим иткән өр- яңа биюләр бәйрәм киченең якты бер бизәге булды. “Мизгел” фольклор төркеме башкаруында яңгыраган “Мин яратам сине, Татарстан” җырын хәтта тамашачылар да күтәреп алды, дип яза Яңа Каразирек авыл клубы мөдире Зөлфия Гафиятова. Бәйрәмне төрле уеннар һәм ярышлар дәвам иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев