Яңа китап – яңа дус.
Урыссуның 2 нче мәктәбе китапханәсендә Туган (татар) тел ункөнлеге кысаларында, китап сөюче балалар катнашында “Яңа китаплар көне” чарасы узды.
Аның шигаре: “Китап белән дус булганның һәр ягы була күркәм”. Чыннан да, китаплар - гаҗәеп әйберләр күренәчәк көзге, аулакта сердәш, ялгызлыкта иптәш ул. Яңа китап яңа дуска тиң! Әлеге күркәм чара барышында китапларга күзәтү ясалды, алар хакында кыскача мәгълүмат бирелде. Китапханәче Земфира Шәфыйгуллина укучыларны “Татар телендә яңа басмалар” дип аталган күргәзмә белән таныштырды, балаларны җәлеп итү максатыннан, әсәрләрдән кызыктырырлык өзекләр укыды. "Китап – белем чишмәсе” дип юкка гына әйтмәгәнәр. Һәр яңа китап – ул яңа ачылышлар дөньясы, яңа мавыгулар, фикерләр... Без бары тик китап укып кына рухи байлыгыбызны арттырабыз, телебезне, аның камиллеген саклыйбыз. Чараның ахырында исә китап сөючеләр фикер алышты, яңа китаплар белән якыннан танышты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев