Яңарышка юллары җиңел түгел
Россиядә авыллар юкка чыгуы проблемасы шактый кискен тора.
Моның сәбәпләре күп, әмма алар бер-берсенә охшаш. Авыл инфрастутурасы үсеше өчен беренче чиратта юллар әһәмиятле. Чөнки нәкъ менә юллардан җирле кибетләргә азык-төлек һәм көнкүреш товарлары, ә даруханәләргә һәм хастаханәләргә - медикаментлар, көнкүреш товарлары һәм төзелеш материаллары кайтарыла. Әмма берничә генә кешесе булган авылга кадәр трассадан яңа участок салу шулай ук икътисади яктан файдалы түгел. Шулай итеп, цивилизация уңайлыкларыннан мәхрүм калган халык үз йортларын калдырып китәргә мәҗбүр була.
Димәк, эшче көчләр һәм персонал да җитми. Күп кенә ерак авылларда бары берничә айга бер тапкыр гына тулыланучы ярлы ассортиментлы кибетләр генә кала. Клублар һәм башка оешкан массакүләм ял урыннарына такта кадакланган була һәм алар тыныч кына череп утыра. Башка күңел ачу чаралары булмау сәбәпле, кәефне күтәрә торган бер генә чара - спиртлы эчемлек кала. Һәм бу деградациягә, көнкүрештәге җинаятьләргә һәм иртә үлемгә китерә.
Әмма бөтен йөрәкләре белән кече ватаннары өчен җан атучы энтузиастлар табыла һәм барлык тормыш авырлыкларына, элементар уңайлыклар булмауга карамастан, Ходай тарафыннан онытылган авылга сулыш өрергә тырышалар. Бердәнбер уңайлык - электр булган төбәктә кешеләрне нәрсә тота соң?
Кешеләр ни өчен кошлар кебек очмый?
Еновка - безнең район чигендә урнашкан, газы, юллары, мәктәбе, клубы, кибете һәм башка цивилизациясе булмаган кечкенә авыл. Бүген биредә бары унлап гаилә яши - кем даими тора, кем җәен һәм ял көннәрен биредә уздыра.
Өскә менеп киткән текә юлдан кискен рәвештә "җир" юл башлана һәм яшь чыршылар арасына яшеренеп түбәнгә төшеп китә. Күпмедер барып, юл уртасына җиткәч, көтмәгәндә, ерак өйләрнең түбәләре ачыла, ә алар артында офыкка кадәр күркәмлеге белән үзенә җәлеп итүче иксез-чиксез басулар һәм урманнар җәелеп китә. Менә иңнәрдә канатлар булсын иде дә, әлеге гүзәллек өстеннән очып узсаң иде. Кызганыч, бу бәхет табигатьтән ирек яратучы кошларга гына бирелгән шул.
Искиткеч могҗиза...
Безнең редакция машинасы беренче күзгә ташланган иске генә, әмма инде беркадәр ремонт "күргән" агач йорт янына килеп тукталды. Йортлары алдында чит автомобиль күреп, безнең каршыга яшь һәм ягымлы хуҗабикә чыкты. Ул үзен Ольга Биктимерова дип таныштырды. Биредә тормыш иптәше Радик һәм сигез яшьлек улы Марсель (авылда бердәнбер бала) белән биредә икенче ел яшиләр икән. Күрше Башкортстанның Туймазы шәһәреннән күчеп килгәннәр. Гамәлдә ташландык авылда, үз икмәкләрен нинди юллар белән табалар икән болар, дигән уйлар кичердек.
Ольга ачык күңелле әңгәмәдәш булып чыкты (хәер, еновкалыларның, безнең белән әңгәмә корганнары барысы да эчкерсез һәм кунакчыл иде). Хуҗабикә безне үз хуҗалыгы белән таныштырырга алып кереп китте. Ачыклануынча, гаилә үз ихатасында зур булмаган питомник ачып җибәргән һәм ылыслы агач токымнары, җимеш куаклары үсентеләре, лаванда, утызга якын сортта петунияләр үстерү белән шөгыльләнә һәм шуларны сату белән көн итә икән. Биктимеровлар үстергән кайбер үсенте төрләре безнең яклар өчен экзотик булып тора. Әйтик, үрмәләп үсә торган кедр, ак чыршы, тау нараты, айва, маньчжур чикләвеге. Аңлашыла ки, алар хәзер популяр булган туя һәм артышны да читтә калдырмаганнар. Әмма безне барыннан да ныграк моңа кадәр ишетелмәгән-күрелмәгән момордика дигән җимеш таң калдырды.
Бу авылда безгә төбәгебез өчен типик булмаган корылма - түгәрәк йортны да күрергә туры килде. Ул илнең күп почмакларында булган, әмма нәкъ менә әлеге авылны якын иткән элекке хәрби табибныкы икән. Ни өчен түгәрәк формадамы? Эш аның гадәти булып күренмәвендә генә түгел, ди авыл кешеләре. Бу энергия оптимальлеге өчен дә отышлы, табигать бит юкка гына кысынкы почмакларны урап узмый. Ә бөтен сыекчалар үзләрен беренче мөмкинлектә үк сферага "урнаштырырга" омтыла.
Бу тынычлык җанга рәхәт
Биктимеровлар күршесендә Туймазыдан күчеп килгән тагын бер гаилә - Латыйповлар гаиләсе яши. Алар биредә 2000нче еллар башында яши башлаган - йортларын бердәнбер биредә яшәгән Рая әбидән сатып алган. Аны балалары үзләре белән Кырым-Сарай авылына алып киткән, чөнки өлкән яшьтәге апага, ире дөнья куйганнан соң, ташландык авылда тормышны алып бару авырга туры килгән, чөнки биредә баганалардагы электр үткәргечләрне дә өзеп киткәннәр. Электр энергиясен хәзерге еновкалыларның үзләренә үз көчләре белән тергезергә туры килгән. Барлык авыл кешеләре диярлек умарта үрчетә, гомумән, умартачылык белән биредә борынгыдан шөгыльләнгәннәр.
Әмма Латыйповларга әйләнеп кайтыйк әле. Ачык йөзле хуҗабикә Резедә безне экологик яктан чиста, чын бал белән чәй эчерергә вәгъдә итеп алып керде дә инде. Анда күп нәрсә элекке хуҗадан калган. Шул исәптән, кызыл почмактагы иконалар да. Безнең гаҗәпләнгәнебезне сизеп (хәзерге хуҗалар башка дин тарафдарлары бит), Резедә алар турында кызыклы хикәят сөйләде. Йортны сатып алганнан соң, алар иконаларны алып куярга карар итә. Әмма шуннан соң хуҗалар булмаганда, йортка бурлар керә һәм элекке хуҗалардан калган кыйммәткә ия әйберләрне урлап чыгалар. Латыйповларда кунак булган савыктыручы Рита апа Резедәгә иконаларны урынына куярга куша, чөнки алар өйне саклый. Хуҗабикә аларның сүзләрен тыңлый һәм шуннан бирле йортта иминлек урнаша. Әмма еновкалылар үзләре дә уяу. Еновкалылар чит кешеләр яки таныш булмаган техника пәйда булу белән кемнең - кемгә һәм ни өчен килгәнлеген белешеп кенә торалар. Бу гайбәт сату өчен кызыксыну түгел - тормыш таләбе. Әле бервакытны тимер сыныклары җыючылар да Биктимеровлар ишегалдын үзләре булмаган чакта "бушатып чыкканнар". Нинди генә хәл була калса да, уялык кирәк, әйтик янгын чыккан очракта, янгын сүндерүчеләр бирегә кайчан гына килеп җитә?
Кайда туган, файдасы шунда тигән
Без чәй эчеп утырган выакытта Еновкада туып үскән Зирәк Мифтахов кулларына торт тотып килеп керде (менә югарыда искә алынган ачыклык һәм эчкерсезлек тагын кабатлана). Алга китеп, шуны әйтергә кирәк, безнең каһарманыбыз безгә үз бакчасыннан зур пакетка тутырып көз ахырында өлгерә торган хуш исле алмалар, эре ташкабак һәм кабаклар бирде. Үзенең яшьтәшләре кебек Зирәк тә яшь чагында әлеге авылны ташлап киткән. Әмма яхшы һөнәр алгач, балаларын аякка бастыргач, ташландык авылына, буш торган туган йортына кайткан. Элекке совет чорында Еновка тирә-юньдә дан тоткан "Ждановский" совхозы составына кергән. Союз таркалганнан соң, мәктәп ябылган һәм кешеләр яхшы тормыш эзләп, төрле якларга күчеп китә башлаган. Зирәк безне авыл белән таныштырып йөрткәндә, имән бармагын басу капкасы ягына юнәлтте - монда атлар дворы, монда сыер фермасы, монда яшелчә саклагыч иде, диде - соңгысы - танылган хуҗалыкның безнең көнәргә кадәр сакланып калган корылмасы.
Авылның перспективасыз булып тоелуына карамастан, көрәшергә һәм авырлыкларны җиңәргә әзер торучы кеше ул Зирәк. Туган йорты янында ул ике катлы яңа заманча йорт тергезә башлаган. Шуның белән бергә ул бөтен авылны төзекләндерү турында да онытмый. Соңгысы, аны староста итеп сайлаган еновкалыларга да ошый. Һәм алар барысы да бергәләп авылны тергезергә керешкән.
Авыл әләме! Бу нәрсә тагын?
Чынлап та Еновканың үз әләме бар. Ул Россия һәм Татарстан флагы белән бергә авыл уртасындагы флагштокта җилфердәп утыра. Аның янында гына Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар хөрмәтенә постамент куелган һәм Мәңгелек ут урыны ясалган. Ут Бөек Җиңү көнендә кабызыла икән. Еновкалылар илне һәм авылны фашист оккупациясеннән саклаган әтиләренең һәм бабаларының истәлеген хөрмәт итә. Зирәкнең әтисе дә сугышта катнашкан, Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән, әмма соңыннан командование батыр танкистка Кызыл Байрак Ордены тапшыру белән генә чикләнгән.
Еновкалыларның күптән яшәүчеләре дә, яңа гына күчеп килгәннәре дә бик тату яши. Бәйрәмнәрне бергә билгеләп үтәләр, спорт матчлары уздыралар. Һәм хәтта әле биредә яшәмәүчеләр дә туган авылларын тергезергә ярдәм итәләр, чөнки урамнарны кардан чистарту өчен дә еновкалыларга үз акчаларына трактор ялларга туры килә. Әйтик, хәзерге вакытта Ык бистәсендә яшәүче Мәгърүф Гыйззәтуллин үз техникасын биреп тора, түбәнкамалы Александр Панарин финанс ярдәме күрсәтә, көченнән килгәнчә, Октябрьскийдан Риф Мусифуллин булыша.
Моның биредәге авыл кешеләре өчен ни кадәр дәрәҗәдә җитди проблема булуын аңлау өчен аларның гади булмаган тормышыннан тагын бер очракны искә алып китми мөмкин түгел. Бервакыт кышын элекке биредә яшәүчеләр ял көнендә туган йортларына кайтып килергә карар итә. Алар үз машиналарында борылышка кадәр барып җитә. Әмма юлга кар салу сәбәпле, авыл эченә керә алмыйлар. Автомобильне зур юлда калдырып, аларга көрт ерып җәяү китәргә туры килә. Бер-ике көннән соң исә машиналары янына әйләнеп кайтып, автомобильләренең көпчәкләрен тапмыйлар. Кар күп яуган вакытларда еновкалыларга юлны трассага кадәр чистартырга туры килә.
Тормыштан бүләк көтмиләр, аны үзләре ясыйлар
Еновкалыларның аерылып торган сыйфаты - аларның тормышларын килеп кемдер төзекләндерер дип көтеп тормау, аны үзләре яхшырту. Биредәге халык эчми-тартмый, өстәвенә, эш сөя. Алар, мисал өчен, тотканнар да, мөстәкыйль рәвештә балалар мәйданчыгы төзегәннәр. Башта грейдер белән авыш калкулыкны тигезләгәннәр, мәйданчыкны чыбыктан үрелгән (үзләре үргән) читән белән уратып алганнар, берничә таган, эскәмия куйганнар, турник урнаштырганнар, волейбол сеткасы сузганнар, тирә-юньгә кырык ящик петуния чәчәкләре утыртканнар, аккошлар йөзеп йөргән импровизацияләнгән буа ясаганнар, колгага, демогрфик тантана символы буларак, ике ак ләкләк урнаштырганнар. Бер бала өчен генә бер мәйданчык артык түгелме, диярсез. Бирегә каникулларында һәм ялларда тагын авыл халкының оныклары да кайта, мәйданчыкны балалар чыр-чуы белән тутыра икән. Алар арасында да оста куллылары да бар. Алар урамда иске таслардан гөмбәләр ясап, бизәп куйганнар. Ә якында гына буш тәрәзә-күзләре белән җимерек мәктәп бинасы моңаеп утыра...
Биктимеровларның улы Марсельгә укырга Ютазы авылына барырга туры килә, әмма мәктәп автобусы туктала торган урынга кадәр пычракта да, буранда да тауга бер чакрым җәяү атларга туры килә. Без авылда малайга ялгызына күңелсез түгелме, дип кызыксындык. Әти-әниләре аңа Туймазыга кайтырга тәкъдим иткән, анда да аларның фатирлары бар. Әмма ул катгый рәвештә баш тарткан. Малай еш кына күрше абзыйлары ирләр эше белән шөгыльләнгәндә, алар янында мәш килергә, ярдәмләшергә ярата икән. Кышын алар бөтен авыллары белән тюбингларда тау шуарга, чаңгыда йөрергә яраталар. Шулай итеп, малайның боегырга вакыты юк, саф һавада даими булуы сәбәпле, сәламәтлеге дә нык.
Тагын Еновка халкы уртак бакча да булдырган. Калку урында урын билгеләгәннәр һәм алмагачлар, чия, слива, карлыган, балан, ирга агач-куаклары (соңгысын балалар аеруча ярата икән), шул ук маньчжур чикләвекләрен утыртканнар. Авылга алып барган юл буенда да алмагач аллеясе акрынлап күтәрелеп килә. Биредә шундый ук кызыклы очракны искә алып китәргә була. Авылда яшәүчеләрнең берсе тукталышка барган вакытында алма ашарга яраткан, ә орлыкларын юл буена күмеп калдырган. Хәзер инде алардан яшь алмагач үсентеләре күтәрелеп килә. Урамнарны да үзләре үк яшелләндергәннәр. Теләсә нинди агач белән түгел, затлы наратлар, карагач, зифа каеннар белән... Һәм шулай ук аларга беркем бернинди акча бирмәгән - барысы да үз көчләре белән, хәләл акчаларын сарыф итеп башкарылган.
Бервакытны Ольга белән Резедә дә автобус тукталышы павильонын бизәргә карар итә. Алар бөтен эшләрен ташлап, павильонны элекке открыткалардан күчерелгән рәсемнәр белән бизи - анда кешеләр эскәмияләрдә утыра, гномик юлны фонарь белән яктыртып тора. Әмма бу рәсемнәр юл хезмәткәрләре буяган буяу астында кала.
Балык, кап!
Авыл читендә зур булмаган буа бар, аның янына, әти-әнисе йорты урынына егерь Владимир Краснов йорт төзегән. Ул өч ел элек бу сулыкта карплар үрчетергә карар иткән. Зәйдә сатып алган маймычларын буага җибәргән, аларны ашаткан, үстергән, әмма үз хезмәтләре нәтиҗәләре белән файдаланырга мөмкинлек кенә бирмиләр икән - чит бәндәләр ияләшеп киткән, кармак белән генә дә тотмыйлар, ятьмәләрне эшкә җигәләр. Бер мәлне биш литрлы савытка маймычлар тутырган ике бөгелмәлегә тап була ул. "Шундый вак-төякне тотарга да чирканмыйлар, нишләтәсең инде аларны", - дип борчылуын һәм аптыравын белдерә: "Шул кадәр ерак арадан ничек эзләп тапканнар диген!"
Хуҗа булырга мөмкинлекләре юк
Югарыда әйтеп узуыбызча, еновкалыларны авырлыклар куркытмый, хәтта газ кертелмәгән булу да каушатмый. "Карагыз, утын өчен нинди әрәмәлек куе биредә", - ди алар. Ә күптән түгел генә алар өлешчә юллар проблемасын хәл иткән. Кем күпме булдыра ала, акча җыеп, вак таш кайтартканнар, үзәк урамнан авылга кадәр һәм торак пунктка кергәч беренче урамга вак таш җәйдергәннәр. Элек бит авылда җәйге яңгырда да йөреп булмаган, ел фасыллары алмашынгандагы юлсызлыкны сөйләп тә торасы түгел. Авылдан чыкканда үргә менәргә туры килүен исәпкә алсаң, аннан бөтенләй чыгып булмаган вакытлар булган. Еновкалылар вак ташны Акбаш карьерыннан алып кайткан, ярый әле аны кайтартуда җирлек башлыгы булышкан. Шул ук вакытта аларның үзләренең дә ком-таш карьеры бар, анда аларга юл гына ябык. Ә бит Еновка авылы кешеләре буаның дамбасын күтәрүгә мохтаҗ, аның буйлап юл авылның икенче ягына ята. Җәен аннан авырмы-җиңелме узарга була әле, ә менә язын дамбаны су баса, һәм авылның ул өлешендәге яшәүчеләргә өйләренә елга аша салынган күперчек аша җәяү кайтырга туры килә.
Яшәргәме, яшәмәскәме - менә төп сорау кайда ул
Әмма, биредә яшәүчеләрнең төп проблемасы - аларга бүленгән участокларны рәсмиләштереп бетерә алмаулары. Латыйповлар кебек җирләрен икемеңенче еллар башында алучылар, зур авырлык белән булса да аны милеккә рәсмиләштерә алган. Соңрак төпләнергә карар итүчеләр исә алынган җирләренең тулы хокуклы хуҗалары була алмый интегә. Әйтик, Краснов, шулай ук җир биләмәсе ала һәм аңа бәя бирдерә, әлбәттә, эш өчен акча сарыф итә, әмма алга таба эш туктап кала. Кемдер биредә йорт салган һәм яши башлаган, хәзер файдасыз эш башкармадыммы икән, дип борчыла. Шундыйлар арасында биредә умартачылык белән шөгыльләнүче Камил Кашапов та бар. Җир биләмәсе алгач, ул төзелеш башлый. Хәзер ул, бура күтәреп түбә япкан, әмма алга таба эшен дәвам итәргә кыймый, милекне рәсмиләштерү белән проблемалар килеп туган.
Еновкалылар әйтүенчә, биредә төпләнергә теләгән кешеләр шактый, хәтта өч балалы гаилә дә күченергә әзер, өметләре акланмас дип кенә куралар. Аларның җирләрен рәсмиләштерүне ни өчен туктатулары авыл кешеләренә билгеле түгел. Халык арасында төрле сүзләр йөри - бу инфраструктура үсешенә зур чыгымнар да, авылны тиешле коммуникацияләр белән тәэмин итү мөмкинлеге булмау да, закончалыкта даими булып торган үзгәрешләр дә.
Шифалы сулы чишмә
Әңгәмә барышында еновкалылар биредә сихәтле сулы чишмә булуы турында телгә алдылар һәм хушлашканда безгә аннан су алып китәргә тәкъдим иттеләр. Чишмәгә юл элекке урам буйлап уза иде, моның шулай булуын электр баганалары һәм каракура басып киткән кыегайган түбәле өйләр сөйләде. Транспорт йөремәгән юлдан чакрым тирәсе барып, без соңгы ташландык йорт янына тукталдык. Моннан ерак түгел Семеновка авылы урнашкан булган, аннан ул авылда Таня әби утырткан кедрлар гына калган. Инкыйлабка кадәрге чорда бу төбәкләрдә Тульников, Лобашов кебек алпавытларның җирләре урнашкан булган. Еновкалылар үзләренең туган җирләренең тарихын да барларга җыена. Күзгә ташланып тормаган сукмак буйлап аска төшәбез. Безне кыргый бөтнек һәм башка ниндидер үләннәр хуш исе белән тулган урман һавасы чолгап алды. Ерымның сөзәк урыныннан салынган бура аша нечкә агым белән чишмә суы агып төшә. Элгечкә тимер кружка эленеп куелган. Хуҗалыкчыл Еновка кешесе бу җәһәттән дә кайгыртучанлык күрсәткән. Ә нинди искиткеч гүзәллек биредә! Башын игән агач астында челтерәп елга ага, әйтерсең дә койрыгы белән су чайпалдырып, көмеш тәңкәләрен ялтыратып су анасы чыгар яки "Мин урман хуҗасы", - дип озын бармакларын уйнатып, карт шүрәле пәйда булыр төсле тоела. Кызыксынучан күзләрдән ерак яшеренгән бу чишмәнең суы да гади түгел, ди еновкалылар. Кайчандыр биредә яшәгән укытучының сүзләре буенча, су - сихәтләндерү үзлегенә ия. Хәер бу төбәкнең бар чыганаклары да (биредә чишмәләр шактый) сихәтләндерү сәләтенә ия. Авыл уртасындагы чишмәдән алынган суның йомшаклыгына без чәй белән сыйланганда инандык. Резедә сүзләре буенча, ул яшәгән йортның элекке хуҗабикәсе гаҗәеп яшь күренгән - җитмеш яшендә аның йөзендә бер җыерчык та булмаган. Рая әби моны үзе көн саен битен юган чишмә суы аркасында дип исәпләгән. Аның үрнәгенә, көн дә җирле чишмәләрдән җыелган елга суында юынучы еновкалылар да иярә. Алар сүзләре буенча Октябрьский белгечләре суда аңа яхшы яктан тәэсир итүче ниндидер минераль слюда булуын ачыклаган.
Без бу мизгелдә сезнең белән хушлашмыйбыз, ә яңадан очрашканга кадәр дип әйтәбез
Без бу искиткеч авылдан бетмәс тәэсирләр алып, һәм бирегә тагын җәен килү теләге белән кайтып киттек.
Белешмә
Тарихи мәгълүматлар буенча, Еновка авылына XX гасыр башында нигез салынган. 1920 елда авылда 67 кеше яшәгән, 1958 елда - 231, 2002 елда - 6.
P.S. Редакция, Еновка авылы кешеләренең җир участокларына хокукларын теркәү белән килеп туган вазгыятьне шәрехләүне үтенеп, тиешле инстанцияләргә мөрәҗәгать итте. Җавап алганнан соң, ул гәҗитебезнең киләсе саннарында бастырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев