Якташыбыз, академемик Мирфатыйх Зәкиевка - 90 яшь
Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музеенда, 25 апрельдә, "Музейлар язы - 2018" акциясе кысаларында, академик, профессор, филология фәннәре докторы Мирфатыйх Зәкиевнең бертуган сеңлесе, ветеран укытучы, халык мәгарифе отличнигы Алена Яркәева белән очрашу узды.
Чарада Кәрәкәшле мәктәбе укытучылары һәм укучылары катнашты. Алена Яркәева очрашуда катнашучыларга абыйсының авыр балачагы хакында, шулай булса да, югалып калмавы, тырышып эшләве һәм укуы, нәтиҗәдә зур уңышларга ирешүе турында сөйләде. Музейда шулай ук бөек галим Мирфатыйх Зәкиевнең фәнни эшчәнлегенә багышланган күргәзмә оештырылды, дип яза музей хезмәткәре Миләүшә Кәримова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев