Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җәяүлеләр ерактан күренеп торырга тиеш

Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, җәяүлеләрне таптату аркасында, ел саен юлларда меңнәрчә кешеләр һәлак була. Монда руль артында утыручы да, җәяүле үзе дә гаепле булган очраклар бик күп. Әмма үз-үзеңне юл корбаны булудан ничек саклап калырга соң, без әнә шул сорау белән тагын бер кат ЮХИДИ бүлеге начальнигы - полиция майоры Эдуард...

- Хөкүмәтбез Юл хәрәкәте кагыйдәләренә яңа төзәтмәләр кертте: җәяүлеләрне фаҗигадән саклап калу өчен, аларның киемнәрендә "фликер" дип аталучы яктылык кайтаргыч элементлар булырга тиеш. Бу нигә кирәк соң?

- Урамнар һәм трассаларның җитәрлек яктыртылмавы, Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу, җәяүлеләрнең киемнәре күзгә ташланып тормау - болар барысы бергә кайгылы нәтиҗәләргә китерә. Җәяүлеләрнең юлда травма алу куркынычы көз-кыш айлары җиткәч арта. Бу чорда үзең һәм балаң өчен куркынычсызлыкның өстәмә чаралары турында кайгырту зарур. Монда киемнәрнең, төгәлрәге, аның төсенең роле шактый зур. Юл аркылы чыга торган кешенең күренеп торырлык булуы бик әһәмиятле, чөнки юллардагы кеше бәрдерү очраклары, күп очракта, җәяүлеләрнең нәкъ менә ерактан ук күренеп тормаулары аркасында килеп чыга. Нәкъ менә шуның өчен әлеге яктылык кайтарткычларны уйлап чыгардылар да инде.

- Яктылык кайтаргыч элементларны аерым сатып алырга кирәкме, әллә заман таләбен исәпкә алып, җитештерүчеләр аларны киемгә тегеп үк чыгарачакмы?

- Кием җитештерүчеләрнең күбесе бу таләпләргә туры килә торган яктылык кайтаргыч элементлардан файдалана да инде. Мәсәлән, курткаларга шундый рәсемнәр, буй-буй сызыклар куялар. Үзеңә һәм сабыеңа кием сатып алганда, нәкъ менә шундый модельләргә өстенлек бирергә кирәк. Махсус кием булмаса, яктылык кайтаргыч элементларның бүтән төрлеләре дә бар. Фликерларны сумкага, курткага яки башка әйбергә беркетеп куярга була. Сумка, чана, коляска, велосипедларга да шундый ук иминлек элементларын куярга кирәк.

- Фликерның нәрсә икәнен аңлатыгыз әле.

- Фликер - яктылыкны кире кайтаручы әйбер. Ул юлдагы җәяүлене яисә баланы коткарып кала ала. Яктылык җитәрлек булмаган шартларда күренеп торуны тәэмин итеп, яктылык кайтаргыч транспорт йөри торган юлда үзеңне күрсәтүнең бердәнбер ысулы, дияргә дә мөмкин. Фликерны үзең белән йөрткәндә тәүлекнең караңгы вакытында җәяүленең тапталу куркынычын 6-8 тапкыр киметә! Фараларның якын уты белән хәрәкәт иткәндә, яктылык кайтаргыч элементы булган җәяүлене шоферлар 130-140 метр ераклыктан ук күреп ала, ә ансыз - 25-40 метрдан гына.

Тормыш шуны күрсәтә: өлкәннәрнең кайберләре үз иминлекләрен һәм балаларның иминлекләрен кайгыртмый. Яктылык кайтаргыч әйберләрнең булуын барысы да диярлек белеп тора, ләкин юлда андый элементларны үзе белән йөртми. Өстәвенә, сатып алырга җыенмый да. Юкка.

-Бүгенге көндә яктылык кайтаргыч элементлары булган киемнән йөрү мәҗбүриме, әллә әлегә киңәш кенә булып саналамы?

- 2016 ел башыннан закон нигезендә юл хәрәкәтендә катнашучылар яктылык кайтарткычларны мәҗбүри рәвештә кулланырга тиеш. Безнең хезмәткәрләр ел саен мәктәп һәм балалар бакчаларында йөреп, укучыларга һәм балалар бакчасы тәрбияләнүчеләренә тәрбияви чаралар уздырып стикерлар өләшәләр. Әмма һәр ата-ана кулдагы яктылык кайтаргыч беләзекнең, баш киеменә яки курткага ябыштырылган рәсем (наклейка), биштәрдәге брелокның, әһәмиятсез вак-төяк кенә түгел, ә туганнарын һәм якын кешеләрен бәладән йолып калырга ярдәм итә торган элемент икәнен аңларлар дип ышанып калам.

Йомгаклап шуны гына эйтэ алабыз. Исегездә тотыгыз: юл хаталарны кичерми. Шуңа да юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә, шуның белән үзегезнең гомерне дә, башкаларныкын да куркыныч астына куймаска кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев