Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ялган сөт продукциясе ачыкланган

«Континент» ҖЧҖнә караган гамәлдә булмаган предприятиенең сәүдә маркасы белән ялган сөт продуктлары ачыкланган.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе (алга таба - Идарә), Ульяновск өлкәсе буенча Роспотребнадзор Идарәсе җибәргән мәгълүматка нигезләнеп, әйләнештә майлылыгының масса өлеше 3,2 процент булган, 1 литр күләмле, ГОСТ 31450-2013 тамгалы, 2017 елның 2 октябрендә чыгарылган, саклану срогы 2018 елның 31 мартына кадәр дип күрсәтелгән, сөт продукциясенә карамаган ялган майлар белән эшләнгән, үтә дә нык пастерланган сыер сөте ачыклануын хәбәр итә. Әлеге продукцияне җитештерүче булып, сәүдә маркасы буенча, «Континент» ҖЧҖ булып тора (юридик адресы: РФ, Мәскәү шәһәре, Лобненская ур., 21нче йорт; җитештерүче предприятие адресы: РФ, Ульяновск шәһ., Энергетиклар проезды, 5нче йорт).

Үткәрелгән чаралар барышында әлеге предприятиенең югарыда күрсәтелгән фактик адрес буенча эшчәнлек алып бармавы ачыкланган. Моннан тыш, Федераль салым хезмәтенең юридик затлар бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРЮЛ) күренгәнчә, төп мәгълүматларда «Континент» ҖЧҖнең икътисадый эшчәнлек төрләре арасында сөт продукциясе җитештерүе турында бер язма да юк.

Шуңа бәйле рәвештә, әлеге мәгълүмат, әйләнештән бу төр ялган продукцияне алу максатыннан һәм тиешле чаралар күрү өчен, Ульяновск өлкәсе буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсенә җибәрелгән.

Әйләнештә югарыда әйтелгән продукциягә юлыккан очракта, алга таба тиешле чаралар башкару өчен, Идарәгә хәбәр итүегезне сорыйбыз.

Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарында «Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесе филиалы материалы буенча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев