Яңа Каразирекән Вәлиевлар гаиләсе – гөлбакчада яши
Без, укучылар белән, Асия һәм Рөстәм Валиевлар гаиләсендә кунакта булып кайттык.
Асия ханым - уңган хуҗа бикә, аш-су остасы, гаиләсе белән алар бик күп итеп мал үрчетәләр, кош-корт асрыйлар, умарта тоталар, бакчаларында яшелчә-җимеш үстерәләр. Әлеге йортның хуҗабикәсе матур итеп чәчәкләр үстерә белүе белән дә безгә яхшы үрнәк булып тора. Җәй көннәрендә Вәлиевларның йорт-җире гөл-чәчәкләргә күмелеп утыра. Кунакчыл авылдашыбыз балаларга да чәчкә үстерү тәртибен - кайвакытта аларны тукландырырга, су сибәргә, алар белән серләшергә өйрәтте.
Ирле-хатынлы Вәлиевлар ике бала тәрбиялиләр: кызлары Гүзәлия, уллары Искәндәр бик акыллы, эш сөючән булып үсеп киләләр. Мәдәният учагында үткән чараларда актив катнашалар.
- Яшь буынны җәмәгать чараларында ешрак катнаштырырга кирәк. Алар үз туган авылынын тарихын, анда яшәгән кешеләрнен тормышы белән кызыксынып үсәргә тиеш, - ди Асия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев