Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Яшел беретлы Ютазы ир-егетләре

Дүләтнең чик буе гаскәрләрендә хәрби бурычын үтәп кайткан Ютазы районы ир-егетләре Пограничниклар көнен, һәрвакыттагыча, зур оешканлык белән бәйрәм итте.

Җиңел машиналарын флаглар белән бизәгән чик буе гаскәрләре Урыссу бистәсе урамнарын урап узганнан соң, район мәдәният йорты каршындагы Ленин һәйкәле янына килеп туктады. Чыннан да, күпсанлы пограничниклар арасында чигә чәчләренә ак бәс кунганнары шактый – алар даһи Ленин идеологиясе белән тәрбияләнгән буын вәкилләре. Алар өчен Ватанга тугры булу, аның чикләрен дошманнан якларга һәм сакларга һәрвакыт әзер тору – изге амәнәт. Пролетариат илбашчысы истәлегенә куелган һәйкәлгә тере чәчәкләр салынды.

Бәйрәмнең төп өлеше – митинг чик буе гаскәрләренең 100 еллыгы уңаеннан куелган һәйкәл ташы янында үтте. “Яшел беретларны”, аларның гаиләрен, һәлак булган солдатларның кан-кардәшләрен, бәйрәмгә килгән халыкны әлеге хәрби дата белән район җитәкчелеге , район советы депутатлары корпусы һәм шәхсән үз исеменнән башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Равил Шәрипов, Изге Никольск гыйбадәтханәсеннән Роман атакай тәбрик итте. Сүз чик буе гаскәрләренең иҗтимагый советы рәисе Александр Ежов алды:

- Без күп, әмма без төрле чикләрдә хезмәт иткән солдатлар. Кемдер – комлыкта, кемдер – таулар арасында, кемдер – диңгездә... Тик бүгенге бәйрәм безнең барыбыз өчен дә уртак һәм кадерле. Шунысы кызганыч, без бүген тагын да күбрәк була алыр идек, әгәр безнең арада вакытыннан алда гомерләре өзелгән кешеләр булса... Безнең аларны онытырга хакыбыз юк, бу көн алар өчен дә бөек бәйрәм!

Командирларының  чыгышын пограничниклар өч катлы “Ура” авазы белән хуплады. Ил-көнебезгә тынычлык теләп, аяз күккә ак күгәрченнәр күтәрелде. Хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган, сәламәтлекләре аркасында бүгенге көнгә кадәр яши алмаган “яшел беретлар” истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителде. Һәйкәл итәгенә кызыл канәферләр ятты. Әлбәттә, күмәкләшеп фотосурәткә төшү. Мәңгелек истәлеккә!

А на плечах у нас зеленые погоны, 
И мы с тобой, дружок, опять идем в наряд. 
У пограничников суровые законы - 
Нельзя нам спать, когда другие люди спят. 

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев