Яшьләргә пляж, боз сарае һәм... төнге клуб кирәк
Шушы көннәрдә район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин район яшьләре белән очрашты.
Район советының утырышлар залында узган чарада яшьләрне борчыган әһәмиятле мәсьәләләр күтәрелде. Сүз, нигездә, хезмәт урыннары турында барды. ГРЭС инде юк, ә эш бирүчеләрнең яшьләрне эшкә аласылары килми, янәсе тәҗрибәләре юк. Хезмәт юлын әле яңа гына башлап җибәрүчеләрдә ул каян булсын?
- Хезмәт базарында нинди белгечлекләргә ихтыяҗ барлыгын белергә кирәк, - дип билгеләп үтте Аяз Шәфыйгуллин. - Әлбәттә, һәрвакытта да эшкә урнашучының һөнәри осталыгы һәм белем дәрәҗәсе, шулай ук аның белемлелеге бәяләнәчәк. Бу гомергә шулай булып калачак. Районда яңа эш урыннарына килгәндә исә, якын арада районда дүрт предприятиене эшләтеп җибәрү каралган. Шулай итеп, ГРЭС (станциядә эшнең тукталуы түбән нәтиҗәләр һәм аның технологик артта калуы белән бәйле иде) базасында «БАСЭТ» авыр машина төзелеше предприятиесе ачыла. Бүген эш урыннарын туплау бара. Эретеп ябыштыручылар, станокта эшләүчеләр һәм башка белгечләр таләп ителә. Моннан тыш, Урыссу сәнәгать мәйданчыгында «РегионЭлектро» үз эшен башлап җибәрә. Бирегә шулай ук 30-40 кеше кирәк булачак. Элеккеге Урыссу электромеханика заводының югары квалификацияле белгечләре бар, алар комплектлы трансформатор кече станцияләрен җитештерү технологиясен саклап калган. Әбсәләм җирлеге территориясендә эшләп килүче «ТАПАРТ " - шулай ук өметле предприятие. Бүгенге көндә биредә уннан артык кеше эшли инде. Үз бизнесын ачарга һәм Урыссу сәнәгать мәйданчыгына керергә әзер булучылар өчен өстенлекләр каралган. Шуңа күрә кыю булырга, үз эшеңне башлап җибәрергә курыкмаска кирәк.
Пляж мәсьәләсенә килгәндә, Әбсәләм күлен төзекләндерү, заман таләпләренә җавап бирүче пляж ачу, кайбер сәбәпләр аркасында, киләсе 2022 елга күчерелгән. 26 апрельдән Ютазы муниципаль районы сайтында җәмәгать тавыш бирүе узачак. Шуңа күрә әлеге мәсьәләне хәл итү - мондый ял итү урынын төзү мөһимлегенең ни дәрәҗәдә кирәк булуы яшьләрнең активлыгына да бәйле. Пляж урнаштыру планлаштырылган якындагы торак пунктта яшәүчеләр саныннан 15 процент тавыш җыярга кирәк.
Боз сарае төзелешенә килгәндә (мондый корылма төзелеше "Татнефть" линиясе буенча бара), гаризалар кабул ителгән. Ул ике төрле булала: гади яки өсте ябулы. Әлеге мәсьәлә шулай ук карала.
- Коронавирус белән вәзгыять нинди?
- Хәл яхшыра. Әмма, - дип ассызыклады район башлыгы, – уяулыкны югалтырга ярамый. Битлек режимын беркем дә гамәлдән чыгармады.
- 3-5 яшьлек балалар өчен түгәрәкләр һәм секцияләр кирәк…
- Балалар иҗат үзәге базасында иртә үсеш мәктәбе эшли, - дип билгеләп үтте Шәфыйгуллин. – Җыелган балалар санынан чыгып, мәсьәлә өйрәнеләчәк.
- Ютазы авылларында яшәүче әниләргә балаларын Урыссуга секцияләргә алып килү бик тә мәшәкатьле.
Бу сорау шулай ук контрольгә алынды.
- Подгорный балалар бакчасына логопед китерүне оештырып булмыймы?
- Мәсьәләне хәл итәбез, - дип җавап бирде район башлыгы. - Әлеге авыл мәктәбендә капиталь ремонт ясау планлаштырыла, анда аерым керү ишеге булган балалар бакчасы да булачак.
- Яшьләрдән нәрсә көтәсез?
- Лаеклы алмаш булуларын, туган илләрен яратуларын, һәр башлангычта намуслылы һәм актив булуларын, - дип билгеләп үтте Аяз Шәфыйгуллин. –Рәсәй Федерациясе Президенты Федераль җыенга юлламасында төбәкләрнең үсешенә басым ясады: әгәр төбәкләр уңышлы эшләсә, тулаем алганда, илебезнең киләчәге дә уңышлы булачак, диде ул. Бу эшләргә һәм яшәргә көч, өмет өсти…
Район башлыгы кыскача тормыш эшчәнлегенең башка мәсьәләләренә дә тукталды. Аерым алганда, сүз Урыссу бистәсенең Солнечный микрорайонында 24 фатирлы йорт төзү, район үзәгендәге сугышчы-интернационалистларга һәйкәл янында яңа ЗАГС бинасын тергезү, «Дубравушка» балалар сәламәтләндерү лагерында яңа корпус төзүне планлаштыру, капиталь ремонттан соң, элеккеге гимназия бинасында башлангыч мәктәп ачу һәм башка мәсьәләләр турында барды.
Роза ИСКӘНДӘР
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев