Яссытугай авылында – күрсәтмә техник тикшерү
Бүген "Уңыш" җәмгыяте базасында тракторларга һәм тагылмаларга техник тикшерү үткәрелде.
Ютазы районында Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге начальнигы Назыйм Рәкыйпов беренче эш итеп авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән җыелган инженер-техник хезмәткәрләргә техник карауның яңа таләпләрен аңлатты. Аннан соң ул ремонттан чыккан МТЗ-82 тракторының техник торышын тикшерде, эш барышында белгечләр һәм механизаторларның игътибарын аеруча мөһим булган моментларга җәлеп итте. Техник тикшерү уздыру 80нән артык кагыйдә белән бәйле, димәк, язгы кыр эшләре алдыннан тракторны басуга чыгарганчы, бик зур күләмдә эш башкару таләп ителә. Һәм бу, агрочараларны үтәгәндә кеше каны белән язылган аянычлы саннар артмасын өчен, бик кирәкле чара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев