Яссытугай авылыннан Галия һәм Әдип Шафигуллинар – Президент кунаклары
Узган атнада Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым исеменнән үткән тантаналы мәҗлестә Яссытугай авылында яшәүче Галия һәм Әдип Шафигуллинар да бар иде.
Республика көне алдыннан, Кремльдә, Татарстанның барлык шәһәр һәм районнарыннан абруйлы гаиләләрне кабул итү күркәм гадәткә әверелде. Рөстәм Миңнеханов гаиләләрне сәламләп: "Сез - республиканың зур байлыгы. Гаилә ул - җылылык, мәхәббәт, игелек учагы. Гаиләдәге мөнәсәбәтләр аша кеше шәфкатьле, ихлас күңелле, ярдәмчел булырга өйрәнә, милләтнең әхлакый сәламәтлеге формалаша. Гаилә нык булса, дәүләт тә көчле була. Бер-берегезне саклагыз һәм кадерләгез", - дип мөрәҗәгать итте.
Август аенда 76 яшен тутырган Галия апа өчен, ноябрь аенда, Аллаһы Тәгалә язып, алтын туйларын, ә инде декабрь аенда Әдип аганың 80 яшен бәйрәм итәргә җыенучы Шафигуллиннар гаиләсенә моннан да кадерлерәк, моннан да кыйммәтлерәк бүләк була аламы соң?! Үз дәверләрендә төрле җитештерү тармагында тырыш хезмәт куйган, игелекле балалар тәрбияләп үстергән Шафигуллиннар, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханымнан җөмһүриятебезнең иң яхшы гаиләләренә багышланган тантанага шәхси чакыру кәгазе алгач, бер мәлгә югалып кала - алар өчен бу көтелмәгән зур сюрприз була.
- Әлеге матур сәяхәтне, хәтта тарихи дияр идек без вакыйгада катнашу мөмкинлеге тудырган өчен район җитәкчелегенә ихлас рәхмәтлебез, - дип елмайган ирле-хатынлы Шафигуллиннарның күзләрендә бәхет чаткылары балкыды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев