Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Язмыш сукмакларында

Зимфира Мөхәммәтшинаны район халкы ислам динен торгызуда башлап йөрүчеләрнең берсе буларак белә

Аллаһы Тәгалә адәм баласын нинди генә язмыш сукмакларында йөртми. Берәүләр үзен бәхетсез дип санаса, икенчеләр - шушы җир йөзендә яшәвем белән бәхетле, ди.

Зимфира апаның язмышын бәхетсезләр рәтенә кертмәс идем. Хәер, җирдә яшәгән һәркемнең гомер юлында шатлыкка мул бәхетле мизгелләре дә, борчу-сагышлы, кайгылы чаклары да була. Язмабыз героен, тугач ук, әти-әнисе “бәхет китергән кызыбыз” дип йөрткән. Чөнки ул 1936 елда  тугыз балалы гаиләдә җиденче бала булып туган, ә Сталин чорында дөньяга аваз салган җиденче балага 2 мең сум акча бирелгән. Бу акчага гаилә бар тормышын көйләгән. Өстәвенә, ул елны игеннәр дә мулдан уңган.

Зимфира балачактан ук белемгә хирыс, тәвәккәл, тырыш бала була. Сигез сыйныфны тәмамлагач, укуын дәвам итәргә уйлый. Ул чорда Байлар авылы Башкортстанга караган, бары тик 1958 елда гына Татарстан составына кертелгән. Уфаның сәүдә-кулинария училищесына ничек укырга керүен Зимфира апа әле дә яхшы хәтерли.

-Бу хәлне шуның өчен сөйлим: элек кешеләр бер-берсенә  карата шулкадәр ихтирамлы карашта, яхшы мөгамәләдә иде. Мин 8 сыйныфны тәмамлаган елны, училище укытучылары, Уфадан Октябрьский шәһәренә имтихан алырга килгән булган, тик мин җитешмәдем. Шулай итеп, Уфага киттем. Өч имтихан бирәсе: математика, рус теле, география. Ике фәннән “5”легә бирдем, ләкин географияне  русча сөйли белмим. Ә имтиханны рус укытучылары ала. Укытучы сорый: “Татарча сөйли аласыңмы”, – ди. “Сөйлим, беләм бит мин аны”, – дим. Шуннан укытучы училище директоры Харис Хафизовичны алып килде. Бар белгәнемне сөйләдем, “5”ле куйдылар. Миңа әле ул чакта 18 яшь тулмаган иде. Гәүдәгә эре булгач, яшькә карап тормыйлар, колхоз эшенә кушалар. Молотилкада эшләдем.  Шулай эшләп йөргәндә, училищедан, укырга чакырып, язу килде. Паспортны алыр өчен белешмә алырга дип, колхоз рәисе янына киттем. Ә ул кәгазьне ертты да атты. Аңа карап тормадым, бөтен кышкы киемнәремне, матрасны алдым да, поездга утырып, Уфага киттем. Барып җитү белән торыр урын эзли башладым. Училищега барган идем, исәпкә басыгыз, исәпкә басмасагыз, укырга алмыйбыз, диләр. Ә минем бер документым да юк. Шуннан директорга кереп, барысын да аңлаттым. Директор миңа шунда ук ярдәм кулы сузды. Бер атнадан миңа әни паспортны китереп бирде. Авылдан килгән балага шундый яхшы мөнәсәбәттә булуларына әле дә гаҗәпләнәм. Хәзер алай түгел бит, - дип, үз фикере белән уртаклаша Зимфира апа.

Русча бер авыз сүз дә белмәгән кыз, русчага өйрәнеп, бер айдан инде “бишле”гә укый башлый. Укуны тәмамлаганда, башкаларга “өченче”, аңа исә югарырак - “икенче разряд” биреп чыгаралар. Зимфира Мөхәммәтшинаның укуга теләге зур була. 20 ел эшләгәннән соң да әле ул Уфа сәүдә техникумында белемен ныгыта. Гомумән алганда, сәүдә өлкәсенә 49 ел гомерен багышлый. Ире Муса белән ул һәм кыз тәрбияләп үстерәләр. 1990 елларда Зимфира апа гарәп телен үзләштерә, дин юлына баса, районда һәм үз авылында мәчетләр торгызуда бар көчен куя. 2005 елда һәр мөселман өчен фарыз булган Хаҗ гамәлен кыла. 2010 елда аның тагын бер зур теләге тормышка аша. Сеңелесе Тәүсия белән алар, Псков өлкәсенә барып, әтиләренең каберен зират кылып, аңа бер уч туган ил туфрагын алып барып сала. Ләкин өлкәнәйгән көнендә язмыш аны тагын ныклыкта сыный: моннан ел ярым элек ул кызы Хәнияне югалта. Ана кешенең җан ачысы, күңел сыкравы әле яңа гына басылып килә. Йөрәге елаганда, уй-хисләрен шигырь юлларына сала, көннәребезнең имин, иманлы, бәрәкәтле булуын тели.

Миләүшә КӘРИМОВА

 

 

  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев