Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Язмыш сынауларына оптимизм белән каршы тора 

Ютазы авылында яшәүче Сәлия Насрулла кызы Шәмсуллина инде менә егерме ел инвалид санала, әмма, аның туганнары һәм танышлары, кичерелгән авырлыкларга карамастан, ул беркайчан да оптимизмны югалтмый, һәрвакыт елмаю һәм ягымлы булып кала бирә диләр.

Фәнүзә ИБРАҺИМОВА

автор фотосы

Галия Насрулла кызы ерак башкорт авылларының берсендә 1938 елда туа. Ул әле дә сугышка киткән әнисенең тимер мичтә пешергән лепешкаларының тәмен хәтерли. Ә аны әнкәй яз көне җыелган өшегән бәрәңгедән әзерли иде. Аларның тәме, Сәлия ханым әйткәнчә, ул вакытта да, һәм, дистә елдан соң, хәзер дә, авызда һаман саклана. «Әлеге икмәкне кабат татып карыйсы килә", - ди ул, елмаеп. Унтугыз яшендә кыз Златоустка тимер юл эшләренә җибәрелә, анда үзенең тормыш иптәше – Мөкатдисен очрата. Бер елдан соң, өйләнешеп, тормыш иптәшенең туган авылы  Кәрәкәшлегә әйләнеп кайталар һәм икесе дә, үзләренә инде таныш булган, тимер юл тармагына эшкә урнашалар. Башта каенана йортында яшәдек, дип искә ала Сәлия ханым. Аның турында ул иң изге истәлекләрен саклый, бик җылы сүзләр белән сөйли. Аннары Бәйрәкә тимер юл разъезды казармасына күченәләр. Вакытлар узу белән, Ютазы авылында йорт сатып алалар һәм монда төпләнәләр.

Галия Насрулла кызы җиде ел тимер юлда эшләгәннән соң, бер-бер артлы балалар туа башлагач, аңа икенче эш эзләргә туры килә. Ул иске клубка идән юучы булып эшкә урнаша,һәм нәкъ менә монда аның белән бәла килеп чыга да инде. Агач ике катлы бинаның һәр бүлмәсендә диярлек мич тора, аны ягу өчен ишегалдыннан прессланган авыр күмер брикетларны беренче катка гына түгел, икенче катка да ташырга туры килә аңа. Бервакыт, кулларында авыр йөк салынган чиләкләрне күтәргән килеш баскычтан менгән вакытта, Сәлия Насрулла кызы үзен начар хис итә һәм ул озак кына авырып ята. Шул вакыттан бирле аның аяклары тыңламас хәлгә килә.  Ә аннары, тулысынча аның ире параличлана. Ул хәтта мөстәкыйль рәвештә кашыкны  да кулына тота алмас була.  Галия Насрулла кызы үзе көчкә генә йөрүенә дә карамастан,  аны өч елга якын тәрбияләп соңгы юлга озата.

Күп тормыш мәшәкатьләре кичерүенә дә карамастан, безнең героиня тормыш сөючәнлеген һәм якты елмаюын югалтмаган. Алар тормыш иптәше белән тәрбияләп үстергән биш кызы, кияүләре һәм күпсанлы оныклары бүгенге көндә аның ышанычлы терәге. Ә кызларының берсе яраткан әнисен көн дәвамында тәрбияләп торуны үз өстенә алган. 

Җылы котлаулар белән район һәм җирле инвалидлар оешмасы вәкилләре Дамир Уралов, Антонина Зубарева, Тәнзилә Юртаеваның килүе Сәлия Насрулла кызы һәм аның якыннары өчен зур бүләк булды. Кунаклар һәм хуҗалар рәхәтләнеп биеделәр һәм чәй өстәле артында таныш баянчы аккомпанементы астында җырлар җырладылар.

P.S. Сәлия Насрулла кызының якыннары әйтүенчә, аңа елдан-ел йөрү авырлаша бара. Әмма район инвалидлар оешмасы рәисе Дамир Уралов ярдәме белән бу проблема хәл ителгән. Берничә көннән, Сәлия Насрулла кызы өчен инвалид коляскасы табыла.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев