Язылмый калган китап
Әнкәебез истәлеге чиста-пөхтәлекне яратучы, һәр эшне җиренә җитереп, булсынга дип эшләве, гадел булуы белән күңелләребездә мәңгелеккә уелып калды.
Иман нуры аның күңеленә кечкенәдән үк сеңгән. Бер көнне сөйләшеп утырганда үзе дә: “Мине бит бер кем дә өйрәтмәде, каян белгәнмен микән, кечкенәдән үк ялгыз әбиләргә хәер бирә идем”, - дигән иде. Михербанлылык һәм юмартлык шулай тумыштан биреләдер инде ул. Мулла кызы, урманчы баласы, бәләкәйдән үк әтисез, йорт-җирсез калганга күрә, аңа алты яшьтән алып эшләргә туры килә. Тик бу тырыш баланың язмышы катлаулы булыр дип кем уйлады икән? Безнең бабабыз, әтиебезнең әтисе, колхоз җитәкчесе була. Үзе теләп фронтка киткәндә, ул өйгә дигән бурасын мәктәп итеп калдыра. Колхоз җитәкчесе малае белән урманчы кызы әнә шулай ата-бабадан бернинди ярдәм күрмичә үз көчләре белән яши башлый. Әнкәебезгә үз гомерендә берничә йорт җиткерергә, нигез корырга туры килә. Ходай Тәгалә тарафыннан бирелгән рухи һәм физик көч аңа теләсә кайсы авырлыкны җиңеп чыгарга ярдәм итә. Аның: “Ничек шул кадәр көчле булганмын икән?” – дип аптыраган чаклары бер тапкыр гына булмады. Әтиебез сәламәтлеккә туймады, гаиләдә ир кеше хезмәтенә мохтаҗ булуыбыз һәрвакыт үзен сиздереп торды. Үз гомерендә газапларны аз күрмәгән әнкәебез беркайчан да язмышына үпкәләмәде. Ул тормышны яратты, безне иркәләп-назлап үстерде. Аның өчен гаилә беренче урында торды. Ирен, каенанасын, ике кызчыгын җил-давылдан саклап яшәде. Шул ук вакытта колхоз эшенә чумып, тормышны алып бару өчен акча да эшләде. Ул һәрчак ярты төннән чыгып, салкын, караңгыда эшен башлады. Без дә кулдан килгәнчә ярдәм иттек – аңа ияреп чөгендер эшкәрттек, сарык йоны алдык. Әнкәебез безне йөкләнгән эшне өйдә генә түгел, колхозда да җиренә җиткереп үтәргә кирәклеген үз үрнәгендә күрсәтеп тәрбияләде. Сарыкчылыкта эшләгәндә улакка су эчәргә килә алалмаган малларга учы белән су ташып эчертте, авыру сарыкны күрсә, кызганудан йөрәге әрнеде. Авылда 25 чакрым ара узып, чалгы белән печән чабып дүртәр олау терлек азыгы хәзерләгән тагын кем бар икән? Нык булды безнең кадерле кешебез. Каенанасы да: “Рәхмәт, кызым, үз изгелегең үзеңә кайтсын”, - дип теләде. Янәшәсендә әнкәебез булганга күрә озак гомер кичерә алганын аңлаган әткәебез дә аңа рәхмәтле булуын яшереп калмады.
Әтиебезнең абыйсы, запастагы офицер: “Килен, синең тормышың турында китап яза башладым”, - диде. Ул китап язылмый калды. Әнкәебезне бик сагынабыз, юксынабыз. Безнең белән бергә аны бакчада каерылып үскән печәннәре, өлгергән карлыганнары, алмалары сагына... Һәр эшкә кулы ятып торган кадерле кешебезне авылдашлары юксына.
Башлангыч сыйныфта укыганда, 8 Март бәйрәме белән котлап, түбәндәге шигырь юлларын бүләк иттем:
Ял ит, әнием, ял ит тынычлап,
Төнеңне үткәр әйбәт итеп йоклап.
Без булган чакта әле бик нәни
Төн йокысын һич күрмәдең, әни...
Ышан, әнием, тап төшермәбез нурлы йөзеңә! Июльнең эссе көнен салкынга төреп, җаннарыбызны телгәләп килгән кайгыдан тәгәрәп төшкән күз яшьләребез әнкәемнең кызара башлаган җиләкләрен телгәләп пешерде. Әниебез нигезгә утыз биш ел элек утырткан юкәсе тәүге тапкыр безне ялгызы озатып калды. Урының җәннәте булсын, әнкәебез, син моңа бик лаек. Ләә иләәһә иллаллаһү мөхәммәд-рәсулуллаһ.
Зинфира ХАЛИКОВА,
Казан шәһәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев