Җәмгыять
Ык авылында яшәүче Галия Сөнгәт кызы Рәшитова котлаулар кабул итте
Ык авылында яшәүче Галия Сөнгәт кызы Рәшитова үзган атнада үзенең олуг юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.
Гомеренең туксанынчы көзенә аяк баскан юбиляр тормышында, әлбәттә, төрле көннәр булган. Әмма ул әле бүген дә күңел күтәренкелеген югалтмый. Картлык - шатлык түгел дисәләр дә, мин һәр якты көнне шөкерана кылып каршы алам, дип елмаючы Галия Сөнгәт кызына ихлас теләкләрен район җитәкчелеге исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Джанна Волклва җиткерде. Бөек Ватан сугышында катнашучының толын туган көне белән котлап, район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова Россия Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев