Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссулы Мөршидә апа Талиповага – 90 яшь

Урыссу бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Мөршидә Талип кызы Талипова кичә үзенең гомер бәйрәмен - олуг юбилеен билгеләп узды.

Аны хөрмәт итеп җыелган газиз балалары, элеккеге хезмәттәшләре, башка кунакларның җылы даирәсендә юбиляр үзе узган катлаулы да, мактаулы да тормыш юлын искә алды. Биш бала анасы Мөршидә Талип кызы, кайсы гына тармакта эшләмәсен, нинди хезмәт коллективына килеп кушылмасын, үзен эш сөючән, гадел һәм төгәл шәхес итеп таныта. Балаларын да үз үрнәгендә тәрбияли. Сугыш чоры баласын туган көне белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Джанна Волкова, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Кәримова, ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, элеккеге хезмәттәшләре, балалары тәбрик итте. Алар район җитәкчелеге исеменнән бүләк, Россия Президентының котлау телеграммасын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев