Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юл куркынычсызлыгы Игътибар үзәгендә – кышкы каникул

Балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү максатында 2016 елның 19 декабреннән 2017 елның 8 гыйнварына кадәр республикада "Кышкы каникул!" оператив-профилактик чарасы уздырыла.

Ютазы районы ЮХИДИ бүлегенең матбугат хезмәте.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, участок полициясе, балигълык яшенә җитмәгәннәр эшләре буенча инспекторлар, белем бирү оешмалары педагоглары, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре белән берлектә юл хәрәкәтендә катнашучыларның үзләрен юлларда тоту культурасына юнәлтелгән максатлы кисәтү чаралары үткәрә. Мәгариф оешмаларында, балалар бакчаларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне пропагандалауга, юлда үзеңне куркынычсыз тоту күнекмәләрен булдыруга юнәлтелгән чаралар үткәрү планлаштырылган. Балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган, шулай ук җәяүлеләргә хәрәкәттә өстенлек бирмәгән транспорт йөртүчеләрне ачыклау буенча рейдлар үткәрелә. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы мәктәп укучыларына "яшь юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы" карточкасы төзелә, һәм, әлбәттә инде, бу турыда ул укыган мәктәп учреждениесенә хәбәр ителә. Аерым игътибар киемнәрдә яктылык кайтаргыч элементлар файдалану темасына чаралар, класс сәгатьләре, әңгәмәләр уздыруга бирелә.

Белешмә

2016 елның 11 аенда республика юлларында балалар катнашында 561 юл-транспорт вакыйгасы теркәлде, анда 12 бала һәлак булды, бу 2015 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, ике балага кимрәк, һәм 590 малай һәм кыз җәрәхәт алды. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, юл-транспорт вакыйгалары саны - 10 процентка, җәрәхәт алучылар 11 процентка артты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев