Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы авылына – Президент бүләге

Татарстан Президенты Республика көне уңаеннан муниципаль районнар арасындагы республика смотр-бәйгесендә җиңүчеләргә машина ачкычлары тапшырды.

- Безнең җирле үзидарәне яклау программасы бар. Әлеге программа кысаларында без һәр елны транспорт бүлеп бирәбез. Бу җирлек башлыклары мобильлеген арттыра, дәрәҗәсен күтәрә, - дип билгеләп узды Рөстәм Миңнеханов.

Барлыгы 93 “внедорожник” алган муниципаль берәмлекләр арасында безнең Ютазы авыл җилеге дә бар. Аның башлыгы Гөлнара Сафиуллина Татарстан Илбашлыгы кулыннан өр-яңа автомобиль ачкычы кабул итеп алды.

- Күптән түгел генә республика программасы буенча оргтехниканы яңарта алган булсак, хәзер өр-яңа автомобиль белән бүләкләндек, - дип шатлыгы белән уртаклашты ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев